Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Афиша

Менделеевлылар «Дөрешкәй» театрының «Балакаем» спектаклен күрә алачаклар

Спектакль Балалар сәнгать мәктәбендә күрсәтеләчәк.

Бүген,10 ноябрьдә, 19.00 сәгатьтә Балалар сәнгать мәктәбендә Тойгуҗа авылының «Дөрешкәй» театраль коллективы Менделеевск тамашачысына Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Балакаем» спектаклен тәкъдим итә. Анда заманның иң четерекле проблемаларының берсе — наркомания күтәрелә.

17 яшьлек егет белән кыз — Айрат (Салават Хузин) һәм Ильмира (Гөлнара Гайфетдинова) наркотик сатучылар ятьмәсенә эләгәләр. Пьеса балаларның ятьмәгә торган саен ныграк уралуларын бизәкләрсез тасфирлый. Өмет чаткысы көннән-көн кими һәм бер көнне бөтенләй юкка чыга. Наркотикларга бәйлелек нигә китерәчәк? Геройларны нинди тормыш көтә? Бу сорауларга җавапны тамашачы бүген Балалар сәнгать мәктәбендә 19:00 дә таба алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев