Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Афиша

Менделеевлылар милли яулыклар келәмен җыячак

Республика көне уңаеннан Ижевка авылында 28 августта «ETNO-яулык» фестивале үткәрелә.

«Яулык-милләт билгесе. Әлеге чараның асылы Менделеевск районында гына түгел, Рәсәйдә яшәүче барлык халыкларның дуслыгында һәм аларның берләшүендә», — диде Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова.

«Яулык: милләтләр билгесе» фестивале — этномәдәнияттә революция, мәдәни-массакүләм чараларның яңа форматы. Event-индустрия өлкәсендә истә калырлык вакыйга.

Ижевка авылының бай табигатьле мәйданында, Кама елгасы буенда төрле милләт вәкилләре җыелачак.

Бәйрәм кысаларында катнашучылар милли, табигать ландшафт белән үрелгән мохиттә булачаклар: җырлы-хореографик этнокомпозицияләр, милли уеннар һәм күңел ачулар, милли әкиятләр һәм милли әкияти геройлар, милли сый-нигъмәтләр күргәзмәсе, яулыкларны сату күргәзмәләре, декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре һәм башкалар.

Чара кунакларын һәм катнашучыларны АРТ-объек каршы алачак — милли яулыклар келәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев