Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнә

    Масштаблы тантаналар 27 майда узачак.

    Программада химия тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен тәбрикләү, иҗат коллективлары катнашында концерт каралган. Концертның махсус кунагы Данир Сабиров.

    – Менделеевск тулы хокук белән химиклар шәһәре дигән горур исемне йөртә. Нәкъ менә биредә Россиядә иң борынгы һәм күләме буенча галәмәт зур химия производствосына – Карпов исемендәге заводка нигез салына. Предприятиене Дмитрий Менделеев үзе күз уңында тота, – дип белдерде Радмир Беляев. – Бу датага җентекле әзерләнергә кирәк, тарихи аспектны булдырырга һәм юбилей елында химиклар шәһәре һөнәри бәйрәмен лаеклы итеп үткәрерлек булсын. 

     

    / фото редакция архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: