Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Афиша

Район мари бәйрәме Илнәттә узачак

«PRO мари», «Семык» һәм «Мари сигезлесе» этнофорумына республика һәм Россиянең барлык регионнарыннан кунаклар киләчәк.

«PRO мари» этнофорумы турында
Район мариларының милли-мәдәни автономиясе әлеге проектны РФ Президенты-2020 грантларының беренче бәйгесенә тәкъдим итте. Февраль ахырына аның җиңүче булуы ачыкланды.

«PRO мари» этнофорумы регионда беренче мәртәбә үткәрелә. 18 дән 30 яшькә кадәрге мари яшьләре максатчан аудитория булачак. Республика районнарыннан безгә 50 дән артык кеше килер дип күздә тотыла.

Катнашучылар этноблогинг яисә этнодизайн секцияләрен сайлый алачаклар. Төп тема социаль челәрләрдә эшләргә өйрәтү булачак – ягъни бөтен дөнья мариларын җәлеп итү, милли колорит белән контент булдыру һәм аны җәелдерү. Делегатлар мәгариф, мәдәният һәм башка өлкәләргә кагылышлы сорауларны тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев