Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Без җиңәчәкбез, ышаныгыз...”

    67 ел узса да, сугыш кайтавазы һаман да күңелләрдә. Җиңү көне якынлашканда ирексездән яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган авылдашларымны барлыйм. 9 майда һәйкәл-истәлек янына ветераннар җыелганда (кызганычка каршы, аларның сафлары да елдан-ел кими), илебезнең төрле почмакларында башларын салган якташларымның җаннары тынычлык күгәрченнәре булып кайтадыр кебек. Аеруча Ахунҗан абый Әхмәтҗановның язмышы үзенчәлекле....

    67 ел узса да, сугыш кайтавазы һаман да күңелләрдә.
    Җиңү көне якынлашканда ирексездән яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган авылдашларымны барлыйм. 9 майда һәйкәл-истәлек янына ветераннар җыелганда (кызганычка каршы, аларның сафлары да елдан-ел кими), илебезнең төрле почмакларында башларын салган якташларымның җаннары тынычлык күгәрченнәре булып кайтадыр кебек. Аеруча Ахунҗан абый Әхмәтҗановның язмышы үзенчәлекле.
    Ул сугыш башлануның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Ленинград өлкәсендә барган бәрелешләрдә бик авыр яралана - үпкәсен үтәли пуля тишә. Госпитальдә өч ай дәваланганнан соң, II группа инвалидлык алып өенә кайта. Ләкин йөрәге түзми, үзе теләп янәдән яуга ыргыла.
    - Мин Ватанымны котырган дошманнан, газиз балаларымны коллыктан азат итәргә тиеш, - ди ул сөеклесе Фәймәгә. - Ямалган үпкә белән бер генә фашистны юк итсәм дә, илемә файдам тияр дип уйлыйм.
    Авылдашым Ахунҗан абый бер хатында болай дип яза: "Аяк астында җир тетри. Авыл, шәһәрләр дөрләп, гүләп яна. Дошман коралы белән көчле булса, безнең халыкның көче - бердәмлектә. Ватан солдатлары беркайчан да фашистлар алдында тезләнмәсләр. Явызларны дер селкетеп, туган җиребездән алып ташларбыз, кыйный-кыйный өенә кадәр куачакбыз. Без барыбер җиңәчәкбез, ышаныгыз..."
    Әйе, совет халкы җиңә. А.Әхмәтҗановка гына туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый: ул Тверь өлкәсендә мәңгелеккә башын сала.
    Бәйрәм кайтавазы күңелемдә,
    Дан сиңа, Ахунҗан абый,
    Тыныч йокла гүрең түрендә,
    Без онытмабыз сине гомергә!

    Илем халкы Җиңү көненең 67 еллыгын бәйрәм итә, хәзер тыныч тормышта яши. Ахунҗан абый кебек бөркет-баһадирларыбыз, сез дә тыныч йоклагыз...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: