Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Хатын кемнеке?

    Һава торышын хәбәр итәбез: бүген аязучан болытлы, урыны-урыны белән... Көч-хәл белән күзләрен ачкан Галәвинең акырып сөйләгән радионы бәреп ватасы килде, һава торышы ди, ә. Менә Галәвинең башындагы торыш, ичмасам: карурман шаулый, урыны-урыны белән бөтенләй томан: авыз эчендә корылык, атмосфера басымы да төшкән бугай - гәүдә чайкала. Ир, урыннан торып, аякларын...

    Һава торышын хәбәр итәбез: бүген аязучан болытлы, урыны-урыны белән...
    Көч-хәл белән күзләрен ачкан Галәвинең акырып сөйләгән радионы бәреп ватасы килде, һава торышы ди, ә. Менә Галәвинең башындагы торыш, ичмасам: карурман шаулый, урыны-урыны белән бөтенләй томан: авыз эчендә корылык, атмосфера басымы да төшкән бугай - гәүдә чайкала.
    Ир, урыннан торып, аякларын көчкә сөйрәп кухняга узды. Краннан сусавын басканчы салкын су эчте. Тә-ә-к. Хәзер кичәге вакыйгаларны искә төшерергә тырышырга кирәк. Соңгы эш көне иде, аларга хезмәт хакы бирделәр. Галәви кибеткә керде, Яңа ел каршыларга шампан шәрабы, балаларына күчтәнәч алды. Кайтырга дип торганда, ул элек бер йортта торган күршеләрен - Шамилне, Мансурны, Мисбахны очратты. Тегеләре Галәвигә үпкә белдереп маташтылар: имеш, яңа йортка күчтем дигәч тә, безне оныттың, өй котларга да чакырмадың, дуслыгың бер тиенлек тә түгел икән. Ир, болардан котылып булмасын аңлап, бер ярты алды. Шуннан соң...
    Галәвинең уйларын ишек кыңгыравы бүлде. Хәер, ул калган вакыйгаларны хәтерләми дә иде инде. Ишектән очып кергән Шамил Галәвине бәреп тә екты.
    - Сволочь син, җир бит. Төкерәм мин синең дуслыгыңа. Минем өемдә эчеп, мине куып чыгардым диген инде, ә! "Бар-бар кайт, хатының көтәдер", имеш. Ә үзең, ә үзең...
    Шамилнең күзеннән сыңар яшь бөртеге тәгәрәп төште.
    - Минем өемдә диген, ә! Минем хатын белән йокла инде!
    Галәви эсселе-суыклы булып китте. Да-а. Нужәли эшләр шуна ук барып җитте микәнни?
    Шамил аны йокы бүлмәсенә өстерәп алып кереп китте. Галәви шунда гына караватта тагын кемдер барлыгын күрде.
    - Юрганын ач, - дип җикеренде Шамил.
    - Өстерәлчекнең битенә төкерим, ичмасам.
    - А-а-ачмыйм.
    - Ач, диләр сиңа!
    Шул вакыт юрган астыннан карлыккан тавыш ишетелде.
    - Ай, аллам. Шауламагыз әле шулкадәр, башым ярыла бит.
    Шамил белән Галәви, сүз берләшкәндәй, юрганны ялт кына ачып ташладылар. Анда... махмырдан дер калтырап Мансур ята иде.
    - Суык, өскә ябыгыз, - диде ул.
    Беренче булып Шамил һушына килде.
    - Кая минем хатын?
    - Каян белим мин, син бит өеңә иртә кайтып киттең. Ә менә Галәви мине төне буе кочаклап интектерде. "Гөлнәзирәм, сине генә яратам", - ди. Анда гына хатын, анда гына мәхәббәт имеш.
    Шулвакыт Мансур урыныннан сикереп торды.
    - Туктагыз әле, братлар. Мин Шамилнең өендә Галәви белән кундым. Ә Шамил үзе кайсыбызның хатыны белән йоклады микән? И, вообще, безнең хатыннар кая?
    Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Күзләр Шамилгә текәлде.
    - Ярар, - диде ул, башын аска иеп. - Мин үземнең өемнән чыгып өемә дип кайтканда милициягә эләктем. Айныткычта кундым. Анда тиз айныттылар. Төне буе күңелсез уйлар уйлап чыктым. Мин бит Гөлсемемне яратам, көнләшәм дә...
    Әлеге авыр мәсьәләгә җавап иң беренче булып Галәвинең башына килде.
    - Безнең хатыннар Мисбахта, - диде ул. - Хәтерлисезме, ул мут егет кичә безнең белән эчмәде. Командировкага китәм, гаепләмәгез, егетләр, диде.
    Ирләр дәррәү килеп киенергә тотындылар. Юлда туктап, калдык-постык акчаларына чәчәкләр, конфет, шәраб алдылар. Исәпләре - Яңа елның ямен җибәргәннәре өчен сөеклеләреннән гафу үтенү иде. Шулай ук Мисбахны да акылга утыртасы булыр.
    Ә бу вакытта... Аларның хатыннары - Гөлнәзирә, Гөлсем һәм Сәкинә "операция"нең уңышлы үтүен "юалар" иде. Ире Мисбахны командировкага озаткан Мәрьям, ахирәтләрен уңышлары һәм Яңа ел белән котлап, бик тәмле бәлеш пешергән иде..

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим