Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Җиңү көнендә

    Авыл уртасында һәйкәл тора Ә очына йолдыз куелган. Мәрмәр стенага батырларның Изге исемнәре уелган. Һәйкәл янын бизи матур гөлләр, Кочак-кочак чәчәк бәйләме. Бик күпләргә шатлык булса бу көн Кемнәргәдер сагыш "бәйрәме". Һәрбер ана көткән кайтыр юлдан Газиз ирен, батыр улларын. Кайтмаса да өмет өзми Саный-саный гомер елларын. Яу кырыннан кайткан...

    Авыл уртасында һәйкәл тора
    Ә очына йолдыз куелган.
    Мәрмәр стенага батырларның
    Изге исемнәре уелган.
    Һәйкәл янын бизи матур гөлләр,
    Кочак-кочак чәчәк бәйләме.
    Бик күпләргә шатлык булса бу көн
    Кемнәргәдер сагыш "бәйрәме".
    Һәрбер ана көткән кайтыр юлдан
    Газиз ирен, батыр улларын.
    Кайтмаса да өмет өзми
    Саный-саный гомер елларын.
    Яу кырыннан кайткан батырларның
    Тәннәрендә яра, ярчыклар.
    Яшьли ирдән калган хатыннар да
    Инде булган әби-карчыклар.
    Ветераннар бакыйлыкка китә,
    Тылныкылар кимеп баралар.
    Ләкин алар чал тарихка язылып
    Күңелләрдә мәңгегә калалар.
    Сугыш уты җирдә кабынмасын,
    Гөрләп үссен кырда игеннәр.
    Матур тормыш өчен көрәш барсын,
    Артмасыннар гарип, ятимнәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: