Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Мин инде ул – синең әнкәң

    Таң атып, күктә кояш чыкса, Җылы нурларын сиңа сипсә - Мин инде ул - синең әнкәң, Җан җылысын сиңа бирәм. Эссе көндә әгәр сусасаң, Челтерәп аккан чишмәне тапсаң - Мин инде ул чишмә булып Киләм, сусавыңны белеп. Язгы көндә гөл чәчәк атса, Чәчәкләрдән хуш ис аңкыса - Мин инде ул...

    Таң атып, күктә кояш чыкса,
    Җылы нурларын сиңа сипсә -
    Мин инде ул - синең әнкәң,
    Җан җылысын сиңа бирәм.
    Эссе көндә әгәр сусасаң,
    Челтерәп аккан чишмәне тапсаң -
    Мин инде ул чишмә булып
    Киләм, сусавыңны белеп.
    Язгы көндә гөл чәчәк атса,
    Чәчәкләрдән хуш ис аңкыса -
    Мин инде ул сиңа киләм,
    Сиңа күңелем нурын сибәм.
    Таңда сандугач чутылдаса,
    Синең күңелеңә ошаса -
    Мин инде ул - шул сандугач,
    Җырлыйм сине бик сагынгач.
    Тынгы белми кошлар сайраса,
    Җылы йомшак яңгырлар яуса -
    Мин инде ул шулай явам,
    Сафландырып күңелең һаваң.
    Кышын ак мамыктай кар яуса,
    Саф һаваны сулап туймасаң -
    Мин инде ул сафлык бирәм,
    Пакьлек, аклык теләп торам.
    Күктән ай елмаеп караса,
    Төнге юлларыңны яктыртса -
    Мин инде ул сине күрәм,
    Бәхиллегем сиңа бирәм.
    Көзге яңгыр күз яшен түксә,
    Урамда моңсу җил үксесә -
    Мин инде ул - синең анаң,
    Сине сагынам, газиз балам,
    Бик сагынам сине, балам.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: