Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Мунча һәм байбикәләр турында

    Менделеевлыларның күпчелеге өчен мунчага йөрү күркәм традициягә әверелде. Без гаиләбез белән юынырга яратабыз, кемнәрдер дуслары, коллегалары белән килә. Мунча дәвалый, сәламәтләндерә, тормышыбызда күбәйгән стресслардан арынырга ярдәм итә. Өлкәннәрдә иске мунча аеруча популярлык казана: иркен бина, уңайлы эскәмияләр. Ләкин бер "ләкин" бар. Кеше күп җыела торган сәгатьләрдә килсәң, буш урын табармын...

    Менделеевлыларның күпчелеге өчен мунчага йөрү күркәм традициягә әверелде.
    Без гаиләбез белән юынырга яратабыз, кемнәрдер дуслары, коллегалары белән килә. Мунча дәвалый, сәламәтләндерә, тормышыбызда күбәйгән стресслардан арынырга ярдәм итә. Өлкәннәрдә иске мунча аеруча популярлык казана: иркен бина, уңайлы эскәмияләр. Ләкин бер "ләкин" бар. Кеше күп җыела торган сәгатьләрдә килсәң, буш урын табармын димә! Ләкин, ныклабрак карасаң - һәр эскәмиядә берәр байбикә утыра. Әйберләрен урнаштырган, берни булмагандай юына һәм янәшәсендә байбикә кебек үк акча түләп кергән кешеләрне күрмәмешкә салыша. Билгеле булганча, сыйдырышлылык нигезендә бер эскәмиядә ике кеше юынырга тиеш. Халык булмаганда бер эш: ник өч урын биләмисең. Мунча персоналына бу эшне көйләргә кирәк.
    А.Хисаметдинова
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим