Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Рәхмәт сиңа, укытучым!

    Укытучы... Дөньядагы иң ягымлы, кирәк чакта кырыс та була белә торган иң гадел кеше. Мәктәп еллары вакыт узу белән күңелдән җуела барса да, белем биргән хөрмәтле укытучылар беркайчан да онытылмый. Алар һәрвакыт йөрәк түрендә. Сүзем Иске Гришкин мәктәбендә укыткан остазларымның берсе Камашев Михаил Иванович турында. Ул чын мәгънәсендә педагог, дүрт...

    Укытучы... Дөньядагы иң ягымлы, кирәк чакта кырыс та була белә торган иң гадел кеше. Мәктәп еллары вакыт узу белән күңелдән җуела барса да, белем биргән хөрмәтле укытучылар беркайчан да онытылмый. Алар һәрвакыт йөрәк түрендә.
    Сүзем Иске Гришкин мәктәбендә укыткан остазларымның берсе Камашев Михаил Иванович турында. Ул чын мәгънәсендә педагог, дүрт дистә елга якын гомерен яраткан һөнәренә багышлый. Тирән белемле, тырыш, вазифаларын бар күңелен биреп башкара, эзләнүчән, һәр яңалыкны тиз отып ала һәм эшендә файдалана. Гомумән, укытучылар, укучылар һәм авыл халкы арасында да абруе зур.
    Михаил Иванович тумышы белән Бөрешледән. Мәктәптә яхшы билгеләргә укып төпле белем алган егет башта Минзәлә педагогия училищесына керә. Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, читтән торып Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 1975 елда аны Иске Гришкин мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгелиләр. Михаил Иванович шуннан бирле мәгърифәт нуры чәчә. Биредә ул мәхәббәтен - тормыш юлдашын Елена Ивановнаны очрата. Елена да уңган, булган. Тату гаиләдә бер ул, бер кыз үсә.
    Балалары югары педагогик белемле. Родион майор, эчке эшләр органында, Клавдия холык төзәтү колониясендә хезмәт куялар.
    Берничә ел уңышлы укытканнан соң, Михаил Ивановичны директор итеп билгелиләр. Биредә ике дистә ел эшләү дәверендә үзен оста оештыручы, уку-укыту, тәрбия-тәртип урнаштыру мәсьәләләренең бөтен нечкәлекләрен җаны-тәне белән тоючы остаз итеп таныта.
    Ул елларда укытучыларны нинди генә эшләргә җикмиләр иде: агитатор-пропагандист та, лектор да һ.б. Михаил Иванович бу йөкләмәләрне дә намуслы башкара.
    - Авыл халкы белән аралашып, очрашып-сөйләшеп яшәү бер яктан файдалы да иде. Юкка гына мөгаллимне авыл халкының да укытучысы димәгәннәр бит. Миңа калса, бу бәйләнешләрне өзмәскә, яңартырга гына кирәк. Дөньяда начарлык, вөҗдансызлык кебек күренешләр арткан чорда бу мөһимдер дип уйлыйм. Барысын да акчага гына бәйләп калдырырга ярамыйдыр, - ди М.Камашев.
    Михаил Ивановичны сабырлык, түземлелек, тырышлык кебек сыйфатлар бизи. Ул барлык укучыларны тигез күрә. Гаебе булса, каты итеп әрләмичә, кимсетмичә генә хатасын танырга мәҗбүр итә. Укучылар педагогны хәрби җитәкче һәм тарих фәнен өйрәтүче буларак та яхшы беләләр. Ә тормыш нигезләре куркынычсызлыгы фәнен укыту буенча районда алдынгылар сафында. Моның нәтиҗәләре олимпиадаларда күренә.
    М.Камашев Татарстанның атказанган укытучысы, күпсанлы Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләре бар.
    Шушы көннәрдә Михаил Ивановичның олуг юбилее. 60 яшьлеге уңаеннан укучылары һәм авыл халкы исеменнән бу изге күңелле укытучыга сәламәтлек, бәхет, озын гомер, иҗади уңышлар телибез.

    Күптән көткән кояш чыккан кебек
    Син дөньяга балкып килгәнсең.
    Сөекле халкыңа, туган җиргә
    Хезмәт итәсеңне белгәнсең.
    Төпле акыл, зирәк фикер белән
    Кешеләр көн дә сынала.
    Һәр җирдә дә кешелекле калып
    Иң осталар хөрмәт казана.
    Син дә шулай, борын чөйми генә
    Дәрәҗәле булып кала алдың.
    Гомер буе игелекләр кылып,
    Халкың өчен ихлас яна алдың.
    Юбилеең күркәм, котлы булсын,
    Безнең ихтирамны кабул ит.
    Шатлык, саулык, куанычлар белән
    Гомер юлын матур дәвам ит.
    Гомер буе калсын күңелеңдә
    Керсез чишмә булып гел аклык.
    Чын кешеләргә генә хас сыйфатлар -
    Эчкерсезлек, намус һәм сафлык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим