Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Сакланырсың мәңге йөрәктә

    Әфган сугышы ветераны Камалетдинов Фәндүснең якты истәлегенә багышлана Әфган җилләренә каршы торып, Исән калдың авыр ярадан. Нинди көчләр алып китте сине Шушы матур якты дөньядан?! Кем гаепле? Синең иртә шулай Үлемеңне кемнәр теләде? Авыр югалтуга ничек түзәр Әти-әниеңнең йөрәге? Чәчәк кебек үсә балаларың - Раил, Фаил, Гүзәл, Алинә. Нинди кайгы...

    Әфган сугышы ветераны Камалетдинов Фәндүснең якты истәлегенә багышлана
    Әфган җилләренә каршы торып,
    Исән калдың авыр ярадан.
    Нинди көчләр алып китте сине
    Шушы матур якты дөньядан?!
    Кем гаепле? Синең иртә шулай
    Үлемеңне кемнәр теләде?
    Авыр югалтуга ничек түзәр
    Әти-әниеңнең йөрәге?
    Чәчәк кебек үсә балаларың -
    Раил, Фаил, Гүзәл, Алинә.
    Нинди кайгы бүген алар өчен -
    Күзләреннән яшьләр түгелә.
    Җиңел булсын авыр туфрагың,
    Яткан урының булсын җәннәттә.
    Онытмабыз якты карашыңны
    Сакланырсың мәңге йөрәктә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим