Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Тормышымда яхшы кешеләр күбрәк

    Якташыбыз - Сарсаз кызы Мәгъсумә Миникаеваның "Истә, һаман да истә..." исемле мәкаләсе газетабызның 35 нче санында дөнья күргән иде. Анда автор Бондюг балалар йортында тәрбияләнгән чорын тасвирлый. М.Миникаеваның чираттагы язмасы үзенә белем биргән укытучыларга багышлана. ...Авылыбыз зур булмаса да, үзебез өчен бик кулай. Бер як күршебездә - Дими абый белән...

    Якташыбыз - Сарсаз кызы Мәгъсумә Миникаеваның "Истә, һаман да истә..." исемле мәкаләсе газетабызның 35 нче санында дөнья күргән иде. Анда автор Бондюг балалар йортында тәрбияләнгән чорын тасвирлый. М.Миникаеваның чираттагы язмасы үзенә белем биргән укытучыларга багышлана.
    ...Авылыбыз зур булмаса да, үзебез өчен бик кулай. Бер як күршебездә - Дими абый белән Әминә апа, кызлары Нәсимә (бергә укыдык), Тәгъзимә, Мәгъсумә; каршыбызда - Шәмәт абый белән Мәйсәрвәттәй, кызлары Миннур апа, уллары Мулла абый белән Мирза; безгә кыйгач - Мәрфугалар өе. Без - урамның бөтен кызлары - аларга җыелабыз. Үзләре күп булсалар да, беркайчан да караңгы чырай күрсәтмәделәр. Әниләре үзләренә дә булмаган ашаулары белән безне чәй эчерә (аларның әтиләре юк).
    Яз җитүгә, Бакалы күл янындагы чирәмле калкулыкка җыелып, төрле уеннар ("Чума үрдәк, чума каз", "Чүпләле", "Ап-ак була, йомшак була быел баскан тулалар" һ.б. лар) уйнадык. Ул вакытта кечкенә авылыбызда үсмерләр күп иде: Гарифьян, Сабир, Гайсә, Мәрфуга, Нәсимә, Галимә, Розалия, Зәнфирә, Люция, Әнисә, Наилә һ.б.лар.
    Кечкенәдән уйнап үскән дуслар
    Сагындырып искә төшәләр.
    Инде бик күп еллар үтсәләр дә
    Гүя шунда мине көтәләр.
    Күпер борылышындагы алачыкта тимерче Сәгыйрь абый эшли. Мине күрсә: "Мәчтүрә (әнкәйнең исеме) малае, ни эш бетерәсең, кая юл тоттың?" дип дәшә иде. (Әти булмагач, еш кына малайлар кебек үземне якларга туры килә иде шул).
    Әнкәй гел эштә. Мин буш вакытларымда Гөлбостан түтиләргә (әнкәйнең сеңлесе) барам. Җәвит җизни безне дә үз балалары кебек яратты. Икетуганнарым Роза, Җәүдәт, Илфирә белән бер-беребезне якын итеп, аралашып яшәдек.
    Һәркем хөрмәт иткән, киң күңелле, шаярып сөйләшә торган бригадирыбыз Зиннәт абый турында әйтеп китим. Һәр йортка кереп, үзенчә исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашып, уен-көлке, кызык сүзләр кыстырып, эшкә әйтә. Ул вакытта эшкә чыкмау дигән төшенчә юк иде.
    Авылда көйле дә Зиннәт абыйларда. Бакалы күлдә юып, аны киптереп, Зиннәт абыйлар көйлесендә ярма ясый идек. Өйдә булса, безнең янга чыгып хәл белешә, уен-көлке белән күңелне күтәрә, хәлебезгә керә белә.
    Бер дә истән чыкмый авылымның
    Каз үләнле борма сукмагы.
    Ак яулыклы чибәр әбиләре,
    Түбәтәйле зирәк картлары.
    Песәй мәктәбен тәмамлагач, берничә әйбәт укучы Алабуга педучилищесына имтихан бирергә җыенды. Аларга мин дә иярдем. Имтиханнарны Каюмов Тәлгат белән мин генә тапшыра алдык. Тәлгат укып калды (бетергәндер дә), минем стипендиягә кадәр түзәрлек мөмкинлек булмагач, укуны ташлап кайтырга туры килде.
    Аннан укуымны Бәзәкә урта мәктәбендә дәвам иттем. Класста күбрәк малайлар. Әйбәт укучылар, көчле математиклар Әхмәтов Мансур, Гыйльфанов Зәки, Гыймадиева Мансура, Ибәтуллина Әлфия, Зиннур, Вагыйз, Рәмзия, Мәүлидә, Гыймашев Мансур, Мөдәррис һ.б. лар белән бергә белем алдым.
    Класс җитәкчебез Гыйльфанов Габделхәй абый (Хай абый дип сөйләшә идек) безне немец теленнән укытты. Аның мавыктыргыч дәресләре, һәммәбезгә елмаеп исем белән дәшүе, игътибарлы булуы хәзер дә онытылмый. Башка укытучыларны да фәкать яхшы яктан гына искә алам. Бастырып тору, дәрестән соң алып калу, тавыш күтәрү, ата-аналарны чакыру кебек күренешләр юк иде. Мәктәп директоры Гайнан абыйны, таләпчән булса да, бик хөрмәт иттек.
    Классташым Әлфияләргә еш бара идем, анда тәм-томнар белән сыйланып кайтам. Йорт хуҗасы Гали абый, җәмәгате Мәрьям апа, кызлары Әлфия, Гөлфия, Шәмсия, Гали абыйның энесе Наил, сеңлесе Рәхимә, олы сеңлесе Шәргыя апа белән аның тормыш иптәше бер гаилә булып, бер йортта сокландыргыч тату яшәделәр. Гали абыйның эшчәнлеге, тырышлыгы белән гаилә һәрвакыт муллыкта көн күрде.
    Бәзәкә мәктәбен тәмамлагач Алабуга медучилищесына укырга кердем. Икенче семестрда анатомиядән "3"ле чыгып, аны да калдырырга туры килде. Бер кыш Лубянда урман кистек.
    Җәй Алабуга культура-агарту училищесы студенты булдым. Шөкер, гел стипендия алып, училищены уңышлы тәмамлап, юллама белән Әгерҗе районына килдем.
    Монда булачак тормыш иптәшемне очраттым, гаилә кордык. Бер ул, бер кыз үстердек, өч оныгыбыз бар.
    Арча педучилищесын бетереп, ниһаять укытучы булдым. Читтән торып Алабуга пединститутын тәмамладым. Бер мәктәптә 40 елдан артык эшләдем. Күренекле, тәҗрибәле мөгаллимнәр остазларым булдылар. Укучыларым да игелекле, мәрхәмәтле, хәл белеп, кирәк вакытта ярдәм итеп торалар. Томышымда яхшы кешеләр күбрәк иде. Мин дә булганына шөкер итеп яшим.
    Беренче хатымда безне - өч кызны Бондюг балалар йортына урнаштырдылар дип язган идем. Ә теле дә ачылмаган кечкенәбез Кокшан балалар йортында тәрбияләнгән икән. Аны алырга барган идек, татарча белмәве ачыкланды. Балалар йорты директоры мәктәпне монда гына тәмамласын, диде.
    9 нчы сыйныфтан соң икебез дә Алабугада укыдык. Беребезнең стипендиясен авылда салым, заем түләргә тоттык, икенчебезнекенә ашадык, киендек. Хәзер ул сеңлем Сургутта яши, Вәсимә апа - Чимкент шәһәрендә, зур апабыз Фатыйма - Чиләбе өлкәсендә.
    ...Гомерләр уза икән. Авылдан киткәнемә - 61, Бәзәкә мәктәбен тәмамлаганга - 58, Әгерҗе якларында гомер итүемә 54 ел вакыт узган.
    Мине хәтерләгән авылдашларыма, классташларыма, укытучыларыма, Менделеевскидагы Советская урамының 22 нче йортында яшәүче күршеләребезгә (Хәтифә апага, аның балаларына, Нәкыя апага һ.б. ларга) газета аша зур рәхмәтемне, күп сәламнәремне ирештерәм.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим