Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Туфан

    (Туфан Миңнулинга багышлана) Туфан вафатын ишетеп, Инсаннар өнсез калды, Йөрәкләргә кан сауды. Туфан булып ташып чыкты Татарның җан ачысы - Туфан атлы асыл затны Югалтуның кайгысы. Милләтемә хәсрәт килде, "Өй түрендә җил җылый, Җил җыламый, бу кайгыдан Үкси-үкси ил җылый". Алтын баганасы ауды Татар дигән милләтнең. Тагын шундый Туфаннарны Тудырырмы...

    (Туфан Миңнулинга багышлана)

    Туфан вафатын ишетеп,
    Инсаннар өнсез калды,
    Йөрәкләргә кан сауды.
    Туфан булып ташып чыкты
    Татарның җан ачысы -
    Туфан атлы асыл затны
    Югалтуның кайгысы.
    Милләтемә хәсрәт килде,
    "Өй түрендә җил җылый,
    Җил җыламый, бу кайгыдан
    Үкси-үкси ил җылый".
    Алтын баганасы ауды
    Татар дигән милләтнең.
    Тагын шундый Туфаннарны
    Тудырырмы милләтем...
    Китә бара каһарманнар,
    Китә милләти акыл.
    Табылырмы Туфан кебек
    Яклаучы татар халкын.
    Яңгырармы мөнбәрләрдән
    Фәлсәфи фикер, киңәш,
    Туфан кебек курку белмәс
    Фикер иясе киткәч.
    Тормыш һаман дәвам итәр,
    Вакыт һич тә туктамас,
    Әмма Туфан кебек шәхес
    Булмастыр, кабатланмас,
    Хакыйкатьне Туфан кебек
    Ярып салган табылмас.
    Әүлиясе милләтемнең-
    Туфан атлы Әлмәндәр.
    Олыларлар, онытмаслар
    Аны аңлый белгәннәр.
    Китте җирдән, күккә ашты
    Тукайлар тарафына.
    Мәңгелектә калыр өчен
    Йолдызлар арасында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим