Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Тукай рухы

    Барган идем Кырлай авылына Тукай эзләреннән йөрергә, Үксез бала - ятим Габдулланы Сыендырган халкын күрергә. Бөек затны кырлайлылар үз күргән, Җан җылысын биреп үстергән, Үз баласы кебек кадерләгән, Иман нуры, рухи көч биргән. Кырлай урманында горурланып, Тукай белән йөрдем киңәшеп. Авыл халкы якты каршылады Ишек-капкаларын киң ачып. Нинди гаҗәп, нинди...

    Барган идем Кырлай авылына
    Тукай эзләреннән йөрергә,
    Үксез бала - ятим Габдулланы
    Сыендырган халкын күрергә.
    Бөек затны кырлайлылар үз күргән,
    Җан җылысын биреп үстергән,
    Үз баласы кебек кадерләгән,
    Иман нуры, рухи көч биргән.
    Кырлай урманында горурланып,
    Тукай белән йөрдем киңәшеп.
    Авыл халкы якты каршылады
    Ишек-капкаларын киң ачып.
    Нинди гаҗәп, нинди могҗизадыр,
    Моң яңгырый Кырлай күгендә.
    "Тәфтиләү"ме, әллә "Әллүки"ме
    Канат җәя авыл түрендә.
    Бер аваз бар Кырлай урманында -
    Шүрәлеләр микән сөйләшә?
    Су анасы микән, ымсындырып,
    Әкият дөньясыннан эндәшә?
    Кырлай өстендә бар бер яктылык,
    Сузылган ул күктән җиргәчә.
    Тукай рухы микән
    Җиденче кат күктән
    Кырлай урманына нур чәчә?
    Былтыр кебек батыр егетләр дә
    Һаман яши икән Кырлайда.
    "Җырлаганда көй өчен" кушылып,
    Тавыклар һаман җырлыйлар.
    Тукай рухы мәңге сүнми яшәр,
    Татар халкы әгәр яшәсә.
    Шигырьләре үткән заман түгел,
    Безнең белән яши янәшә,
    Гасырлардан гасырларга күчеп,
    Киләчәктән Тукай эндәшә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: