Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Урау юллар аша

    Фәнүзәне күрше авылга ерак туган тиешле яшьтәше Әнисә чакырды. "Бүген бездә җәйге уеннарны ачу була, кил", дигәч, Фәнүзә каршы төшмәде. Хәер, кызның буш вакыты юк та диярлек. Ишле гаиләдә беренче бала, әти-әнисе көн-төн эштә. Фәнүзә эне-сеңелләренә күз-колак, ашарга пешерү, өй җыештыру кебек мәшәкатьләр дә аның җилкәсендә. Өстәвенә, чыгарылыш сыйныфта укый,...

    Фәнүзәне күрше авылга ерак туган тиешле яшьтәше Әнисә чакырды.
    "Бүген бездә җәйге уеннарны ачу була, кил", дигәч, Фәнүзә каршы төшмәде. Хәер, кызның буш вакыты юк та диярлек. Ишле гаиләдә беренче бала, әти-әнисе көн-төн эштә. Фәнүзә эне-сеңелләренә күз-колак, ашарга пешерү, өй җыештыру кебек мәшәкатьләр дә аның җилкәсендә. Өстәвенә, чыгарылыш сыйныфта укый, алда - имтиханнар.
    Әнисә белән җыенып аланга килгәндә, анда кичке уенның кызган чагы иде. Ни әйтсәң дә, Әнисәләр авылы зур шул, биредә яшьләр дә күп. Әнә, берсе өздереп гармунда уйный. Сөлек сыман зифа буй-сын, дулкынланып торган кара чәчләр, зәңгәр күзләр - Ходай егеткә чибәрлекне жәлләмәгән.
    Әнисә яшьтәшенең күз карашын тотып алды:
    - Нәселләре затлы, үзләре бик һавалы алар. Мөнир дә искәрмә түгел. 19 яшенә җитеп, кызлар кулы да тотып караганы юк. Авылныкыларны үзенә тиң санамыйдыр инде, күрәсең.
    Фәнүзәнең әллә ни исе китмәде. Егетләр кайгысы түгел әле монда. Уенлы-җырлы-биюле кичә төн уртасы авышкач кына тәмамланды. Кызлар да кайтыр юлга чыктылар.
    - Гафу итегез... - Эндәшүче Мөнир иде. - Әнисә, кунак кызы белән таныштырмассыңмы?
    Фәнүзә аяк очларына гына басып өйгә кергәндә таң беленеп килә иде. Яшьләр бик тиз уртак тел таптылар. Мөнир, затлы нәселдән булса да, һавалы түгел икән. Төзелеш институтының 1 нче курсында укый. Хыялы - машиналар җыя торган заводта эшләү. Ул тагын әле табигатьне, классик әдәбиятны һәм нәни балаларны ярата икән. Фәнүзәнең бакчада тәрбияче булырга теләвен дә бик хуплады.
    - Тәмле теленә ышанма, - диде иртән Әнисә. - Кунак кызын үзенә каратасы килеп кенә шапырынгандыр.
    Ләкин Мөнир бу шөбһәләрне тиз таратты. Ара ерак дип тормады, көнаралаш Фәнүзәләр авылына килеп йөрде.
    - Фәнүзәм, - диде ул бер килүендә. - Мин өч көннән армиягә китәм. Сиңа булган хисләрем саф, яратуым керсез. "Көтмим", дисәң дә аңлармын, син бит әле бигрәк яшь.
    - Көтәрмен, Мөнир. Вәгъдә бирәм, сөюем белән ант итәм.
    Мөнирне озаткан көнне тоташ стена булып кара яңгыр яуды. Табигать стихиясе яшь йөрәкләрнең мәхәббәтен сынарга теләдеме, әллә "сез барыбер бергә булмыйсыз", дип кисәттеме...
    Владивосток белән авыл арасында ел ярым җылы хисләр белән сугарылган хатлар йөрде. Бу вакыт эчендә Фәнүзә пединститутка укырга керде. Очрашу сәгатьләрен зарыгып көткән бер мәлдә Мөнирдән хатлар килми башлау кызны пошаманга салды. Ә соңгы хәбәре... Кыска иде ул, бары берничә җөмлә: "Фәнүзә! "Көтмим", дисәң дә аңлаган булыр идем. Сине кичерә алмыйм, хуш!"
    ...Тормыш дәвам итте. Фәнүзәнең дә җан яраларын вакыт элпәсе каплады. Хәзер аңа хөрмәтләп Фәнүзә Вәкилевна дип дәшәләр. Яшьлек теләге чынга ашты: тәрбиячедән балалар бакчасы мөдире вазифасына күтәрелде. Янында "әнием" дип өзелеп торучы улы һәм ике кызчыгы бар. Ире... Илгиз болай начар кеше түгел. Төкселеккә төксерәк, ләкин какмый-сукмый, балаларны ярата.
    Ходай Тәгалә адәм баласына төрле яклап бәхеткә күмелгәндә сынап карар өчен бер бәхетсезлек бирермен, дигән. Башта Фәнүзә авылдан телеграмма алды: "Умоляю, срочно приезжай, Аниса". Хатын бер мәлгә аптырап калды: Әнисә туганы белән күптәннән аралашканнары юк бит, Мөнирне армиягә озатканнан бирле.
    Әнисәне танырлык түгел иде: йөзенә сары коелган, күзләр эчкә баткан.
    - Кайттыңмы? Зәгыйфь тавыш Фәнүзәне айнытып җибәрде. - Бәхиллегеңне алмый китеп барсам, теге дөньяда да җаныма тынычлык таба алмаган булыр идем. Мин бит сезнең мәхәббәтегездән көнләштем. Синең башкага кияүгә чыгарга җыенуың турында хәбәр итеп аңа хат яздым. Мөнир армиядән авылга да кайтмады. Еллар узгач очраштык без аның белән. Мин ул вакытта үземдә яман шеш икәнен белә идем. Елый-елый гафу итүен сорадым.
    Фәнүзәнең җаны сыкрады. Йөрәк авазына түгел, кәгазьдәге сүзләргә ышанган Мөнирне сүкте. Хәер, хәзерге акыл һәм тормыш тәҗрибәсе яшьлектә булса икән лә ул.
    ...Тормыш дәвам итте. Фәнүзә шаулатып-гөрләтеп улының туен уздырды. Язмыш тагын бер кат хатынның тез астына сукты: иртән эшкә барырга җыенган җиреннән Илгизе үлеп китте. "Йөрәк", диделәр. Кыен булды аңа. Ялгыз хатынга кырын караучылары да, юкка-барга ишеген шакучылары да табылды. Ләкин Фәнүзә бирешмәде, намуслы исеменә, иренең рухына тап төшермәде.
    Фидакарь хезмәтен курортка юллама белән билгеләгәндә, ул баш тартырга теләгән иде. Балалары үгетләделәр: "Әни, бар, бераз ял итеп, сәламәтлегеңне ныгытып кайтырсың", - диделәр.
    Ялның беренче көннәре, процедуралар чиратын ачыклап, тоташ мәшәкатьтә узды. Инде, ниһаять, бераз тын алырга, килгән көнне үк күңеле тарткан ялгыз каен янында уйларын тәртипкә китерергә була. Фәнүзә агач янына килеп җиткәндә генә бу ниятендә ялгыз түгеллеген күрде. Ир дә, нидер сизенгәндәй, аңа күтәрелеп карады. Әйе, бу Мөнир иде. Фәнүзәнең ничә еллар йөрәгендә йөрткән, иң авыр минутларында аңа табынган бердәнбер мәхәббәте. Хатын ирнең кочагына килеп кергәнен дә сизмәде. Күз яшьләрен тыймыйча бик озак елады ул. Фәнүзәнең бу минутларда дөнья йөген иңнәрендә тартып барган эш аты түгел, бары тик сөекле, назлы хатын-кыз гына буласы килде. Ул әле моннан ике ел элек Мөнирнең хатынының фаҗигале вафатын, ирнең өч улы белән тол калганын һәм урау юллар узган мәхәббәтләренең кавышуга китерәсен белми иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим