Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Якташлар иҗаты

    26 апрельдә габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. бу көнне республикада Шигърият бәйрәмнәре уза. Сезнең игътибарга шигърият сөюче якташлар иҗатын тәкъдим итәбез. Әбием минем Бүген әбиемне күрдем төшемдә Юрадым мин бары яхшыга. Аклы күлмәк, зәңгәр алъяпкычтан Басып тора минем каршымда. "Нихәл, кызым? Хәлләр ничек? Әйбәт йокладыңмы, син бала? Пешеп чыккан...

    26 апрельдә габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. бу көнне республикада Шигърият бәйрәмнәре уза. Сезнең игътибарга шигърият сөюче якташлар иҗатын тәкъдим итәбез.

    Әбием минем

    Бүген әбиемне күрдем төшемдә
    Юрадым мин бары яхшыга.
    Аклы күлмәк, зәңгәр алъяпкычтан
    Басып тора минем каршымда.
    "Нихәл, кызым? Хәлләр ничек?
    Әйбәт йокладыңмы, син бала?
    Пешеп чыккан яңа ипи белән
    Чәйләр эчеп алыйк бер ара".
    Алып кулыңа түгәрәк ипи
    Күкрәгеңә терәп кистең син.
    Шушы төшне күреп уянгач
    Гүя кайттым балачагыма.
    Икешәр мич ипи сала идең
    Син колхозга хезмәт көненә.
    Мичләр тутырып пешкән ипинең
    Кала иде берсе үзеңә.
    Шул ипидән берәр телемне
    Кисеп бирә идең алты балага.
    60 елдан артык үтсә дә
    Тәме тора һаман авызда.
    Җир йөзендә ипидән дә олы
    Бер нәрсә юк, шуны белегез.
    Ипи кадерен белеп, яшәү ямен тоеп
    Тыныч яшик әле җирдә без.
    А.Муллаәхмәтова, Абалач

    Бер кешегә

    Чокыр казуыңмы миңа,
    Елмаеп, көлеп кенә.
    Йомшак сөйләп, дускаем дип,
    Матурым диеп кенә.
    Үзең егылып төшә калсаң,
    Мавыгып, кызып китеп.
    Шуңа бик тирән казыма,
    Казыма бик зур итеп.
    Д.Хуҗина, Менделеевск

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: