Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Яшьлек хатасы

    Нурәсма бала елаган тавышка сискәнеп уянып китте. «Йә, Ходаем, - дип уйлады хатын.- Мине тагын күпме җәзаларсың икән? Ялварып сорыйм, тынычлыкта калдырсаңчы! Инде 20 ел вакыт үтте бит...» Нурәсманың тәмам йокысы качты. Әнә, сызылып кына алсу таң атып килә. Сандугач сайравына күлдәге бакалар тавышы, ферма сыерлары мөгрәве кушыла. Чү, бүген...

    Нурәсма бала елаган тавышка сискәнеп уянып китте. «Йә, Ходаем, - дип уйлады хатын.- Мине тагын күпме җәзаларсың икән? Ялварып сорыйм, тынычлыкта калдырсаңчы! Инде 20 ел вакыт үтте бит...»
    Нурәсманың тәмам йокысы качты. Әнә, сызылып кына алсу таң атып килә. Сандугач сайравына күлдәге бакалар тавышы, ферма сыерлары мөгрәве кушыла. Чү, бүген нинди көн соң әле? Хатын өстәлдәге электрон сәгатькә күз төшерде: 29 июнь. Әйе, Ходай Тәгалә белеп искәртә икән шул, яшьлек хатаң гомерең буе җаныңны тырнап, йөрәгеңнән кан булып тамып торыр ди торгандыр инде.
    Нурәсма гаиләдә төпчек бала иде. Дүрт абыйсына табигать чибәрлекне жәлләмәгән: дулкынланып торган кара чәчләр, зәңгәр күзләр, ул буй-сын дисеңме. Ә менә нәни кызчыкны бу сыйфатлардан мәхрүм иткән. Әтисенең иң сөекле баласы Нурәсма ерак әбисенә ошаган иде - сары чәчләр, төссез күзләр, шуның өстенә, алыптай гәүдә. Кыз табигать шаяруының үчен гомере буе абыйларыннан алып яшәде. Кечкенә чакта дүртесен дә кыйный иде, күрше-тирә балалары да аның гайрәтле йодрыгыннан зар еладылар. Шуңадырмы, абыйлары укуны бетерү белән шәһәргә китү ягын карадылар.
    Нурәсма беренчегә укырга кергәндә сыйныфташларыннан бер башка калкурак иде. Кырыс холыклы кызны беркем дә үз итмәде, ун ел мәктәптә белем алу дәверендә ул үзенә бер генә дус та таба алмады. Укуда көчле булды, мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Казанның финанс-икътисад институтына бары тик бер имтихан белән керде.
    Нурәсма шәһәр тормышына да ияләнә алмады, тулай торактагы бүлмәдәш кызлары киноларга, танцыларга йөргәндә, буш вакытын китапханәләрдә уздырды. Ниһаять, ул - дипломлы икътисадчы, туган авылына эшкә кайтачак.
    Яшь белгеч башы-аягы белән саннар дөньясына чумды. Башкарган эше камил, отчетлары төгәл иде аның. Тырышлыгын колхоз идарәсендә дә күрә белделәр - тиздән Нурәсма баш икътисадчы вазифасына күтәрелергә тиеш.
    Менә ул ашыкмыйча гына район үзәгеннән кайтып килә. Хуҗалыкта урып-җыюның кызган мәле. Эшче куллар җитмәү генә бераз тоткарлыклар тудыра. Шушы көннәрдә башкаладан ярдәм килергә тиеш ди бугай.
    Нурәсманың уйларын машина сигналы бүлде.
    - Туташ, мине авылга җибәргәннәр иде. Әллә адаштым инде?
    - Әйдәгез, алып барам.
    Дәшмичә кузгалып киттеләр. Нурәсма сиздермичә генә егетне күзәтте. Тышкы матурлыгы күзгә бәрелеп тормаса да, аннан ниндидер илаһи серлелек, эчкерсезлек бөркелә иде.
    - Безгә урып-җыюга килүегез мени?
    - Әйе, - диде шофер, кыска гына итеп.
    Әңгәмә шуның белән бетте. Кыз егетне идарәгә озатты да, төшке ашка кайтып китте. Уйлары күңелсез иде аның: уку, эш дип шактый гомер узылган. Яшьтәшләре инде күптән башлы-күзле булган. Нурәсма үзалдына сөйләнеп тә куйды: әллә мондый уйлар агышына серле шофер сәбәпче инде?
    Өй аны бушлык белән каршылады. Ике ел элек әтисе дөнья куйганнан соң, әнисе чиратлап дүрт малаенда кунакта йөри, оныклар тәрбияләшә. Нишләсен, уллары авылга бик сирәк кайталар шул.
    ...Инде урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында. Ярдәмгә килгән башкала шоферлары да китәргә җыеналар. Нурәсма теге егетне берничә тапкыр очраткалады, тик, нигәдер, сүзләре генә сүзгә ялгана алмады.
    Бүген көтү соң кайтты. Кыз сыер савып өйгә кергәндә караңгы төшкән иде инде. Ут алмыйча гына телевизор кабызды. Шулвакыт ачык тәрәзәгә әкрен генә шакыган тавыш ишетелде.
    - Нурәсма...
    - Кем бар анда?
    - Бу мин, сине утыртып алып кайткан шофер!
    - Ни кирәк соң сиңа?
    - Сөйләшәсе иде...
    Кертте аны Нурәсма. Сөйләштеләр. Егет Фаяз исемле икән. Әнисе белән Казанда яши. Кияүгә чыккан апасы бар. Менә, әнисе авырып киткән, шуңа иртәгә кайтып китәргә җыена.
    - Нурәсма, - диде ул кыюсыз гына. - Син бит хатын-кыз, усал булып күренергә тырышсаң да, күңелеңнең бер почмагында изгелек, шәфкатьлелек кебек хисләр яшеренеп ятуына шигем юк.
    - Син мине көт, яме. Әни бераз сәламәтләнгәч, яныңа һичшиксез килермен... Монысын Фаяз инде иртән әйтте.
    Нурәсма үзенең йөкле икәнен аңлаганда, Яңа ел җиткән иде инде. Хатынның уйлары чуалды, никадәр генә башын ватса да, төпле фикергә килә алмады. Бәлки Фаяз килсә, җиңелрәк булыр иде. Үлчәүнең бер ягында - ана булу бәхете, ләкин ялгыз хатын статусы, кинаяләр, гайбәт. Икенче ягында - баш икътисадчы вазифасы, җайга салынган тормыш, әмма...
    Барысын да Казанга квалификация күтәрү курсларына бару хәл итте. Нурәсманы өч айга җибәрделәр. Сызып-сызып эче авырта башлаганда 29 июнь иртәсе беленеп кенә килә иде әле. Табигатьтән эре сөякле булуы, ташып торган көче белән баласын бик җиңел тапты ул.
    - Баһадир, - диде акушер, малайны кулына алып.
    - Кирәкми ул миңа...
    Бала тудыру бүлмәсендә авыр тынлык урнашты.
    Табибның үгетләүләре дә тиешле нәтиҗә бирмәде. Хатын улының илереп елаганын ишетмәде, күкрәгенә куеп имезү түгел, аңа күзен күтәреп тә карамады. Үз куллары белән язган «отказной» нарасыйның язмышын бөтенләй башкача хәл итте.
    ...Еллар узды. Нурәсманың фидакарь хезмәте тиешенчә бәяләнде, ул кесә тутырып акчасын алды. Курортларның иң кәттәләрендә ял итте. Вәгъдәсенә тугры булмаган Фаязның үчен алырга теләпме, күп ирләрнең башын әйләндерде. Монда инде Нурәсманың акчасы төп рольне уйнады.
    ...Менә ул тагын Казанда. Бу юлы семинарга килде. Аның фәнни өлеше тәмамлангач, автотранспорт предприятиеләренең берсендә практик өлеш башланырга тиеш.
    «Практик өлешне цех мастеры, югары категорияле белгеч Галимуллин Фаяз Касыймович үткәрәчәк». Нурәсманың колагына гына ишетеләме, әллә...
    Әйе, бу ул иде. Егерме бер ел элек хатынның тормышында тирән эз калдырган Фаяз. Нурәсма томан эчендә йөзде, Фаязның сүзләрен ишетмәде дә. Аның миен бер генә уй бораулады: ничек тә икәүдән-икәү генә калырга.
    - Килмәдең, алдадың, - диде Нурәсма иргә турыдан ярып.
    - Ә син шуңа да улымны бала тудыру йортында калдырдыңмы?
    Хатынның аңы томаланды: каян белгән?
    - Синдәй кансыз җаннарга Ходай ана булу мөмкинлеген нигә биргән микән? «Килмәдең», имеш. Синеңчә, мин сүземне җилгә очыра торганга ошаган идеммени? Әнидә яман чир таптылар. Больницалар, апа белән чиратлашып саклаулар... Син улымны тапкан иртәдә минем акушер апам дежурда булган. Кайтып нәфрәтләнеп сөйләде. Исемеңне әйтмәгән булса, улым кемнәр кулына калыр иде микән? Бардым, күрдем. Малайның ДНКсыз да ике тамчы су кебек миңа ошаганлыгы күзгә ташлана иде. Ә ДНК моны раслады. Әниемне җирләгән вакытым, синең янга барырга җыенып йөргән мәлем иде. Шулай итеп, бу уемнан кире кайттым...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: