Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

2 нче мәктәптә сәламәтлек көне

Гадәттәгечә, сентябрьнең беренче атнасында, нәкъ шимбә көнне, 7 сентябрьдә, 2 нче урта мәктәптә актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган «Сәламәтлек көне» узды.

Укучылар бу көнне спорт ярышларында катнашу, походка, кинога һәм экскурсиягә бару, саф һава сулау өчен көтәләр. Сәламәтлек көне «Химик» стадионында узды. Бу көн барлык катнашучыларга да күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк итте һәм якты тәэсирләр калдырды. Һәрберебез, теләсә нинди эшне башкару өчен, көчле, көр күңелле, энергияле булырга телидер. Сәламәтлек – тормышыбызның төп байлыгы. Әгәр кеше сәламәт икән, димәк, ул бөтен җирдә иң бәхетле кеше. Балалар физик культура укытучысы Г.Романюк һәм сыйныф җитәкчеләренә Сәламәтлек көнен оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев