Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

2022 елның 24 мартында Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көне билгеләнә

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, планета халкының өчтән бере туберкулез микобактериясе белән зарарланган

Саннар һәм фактлар 
Туберкулез биологик һәм икътисадый куркыныч тудыручы җитди проблемадан санала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, планета халкының өчтән бере туберкулез микобактериясе белән зарарланган. Дөньяда ел саен ун миллионга якын кеше авырый, шуларның бер миллионга якыны – балалар. Туберкулез элеккечә дөньядагы үлемнәрнең төп сәбәпләренең унлыгына керә. 
Район буенча 2020 елда туберкулез белән авыручы – 4 очрак ачыкланган, 2021дә – 9, агымдагы елның ике аенда – 2. 
Туберкулез – хроник инфекция 
Еш кына сулыш органнары зарарлана, моннан тыш, сөякләр һәм буыннар, сидек юлы органнары, күзләр, периферик лимфотценнәр туберкулезы да очрый. Зарарлану гадәттә һава-тамчы, сирәгрәк – элемтә аша яисә алиментар юл белән башкарыла. 

Фото-превью: www.pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев