Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

65+менделеевлыларны массакүләм вакцинация ясатырга өндиләр

Хакимияттә бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашында эшлекле киңәшмә үткәрелде.

COVID-19га каршы вакцинация ясалу барышы турындагы киңәшмәне район башыгы урынбасары Ләйсән Галеева алып барды. Очрашуда бюджет учреждениләре җитәкчеләре, ТИСләр рәисләре катнашты.

— Бүгенге көндә 65+ менделеевлылар хәвеф-хәтәр зонасында. Алар беренче чиратта үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга һәм коронавиурс инфекциясеннән прививка ясатырга тиешләр, — диде Л. Галеева.

Бүгенге көндә районда әлеге категориялеләр арасында 1390 кеше прививка ясаткан. Район буенча барлыгы 7000 кеше массакүләм вакцинацияләүгә кушылган.

Исегезгә төшерәбез, прививканы шәһәр шифаханәсендә 113 кабинетта ясатырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат 2-19-82 телефоны буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев