8 мартка бүләк
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яңабирдедә модульле ФАП ачылды. Ул республика программасы буенча төзелде.
Фельдшер-акушерлык пункты авылның үзәгендә урнашкан. Ачылган көнне җыелганнарга район башлыгы Валерий Чершинцев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова мөрәҗәгать иттеләр, сәламәтлек саклау мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле булып калуын билгеләделәр. Символик тасманы кискәннән соң кунаклар бина эченә уздылар, кабинетларны күздән кичерделәр.
Җирлек халкына тәҗрибәле һәм җаваплы белгечләр Надежда Алексеева һәм Алевтина Никифорова хезмәт күрсәтәләр.
– Эш фронты киң, – диләр алар, – авыруларны кабул итәбез, халык арасында, бюджет учреждениеләрендә профилактика эшләре алып барабыз, диспансерлаштыру графигы үтәлешен контрольдә тотабыз. Мондый шартлар турында хыяллана да алмадык, республика, район җитәкчелегенә һәм район үзәк хастаханәсенә рәхмәт белерәбез. Бүлмәләрдә җылы, якты, иркен, җиһазланыш заманча. Өйгә кайтасы да килми хәтта!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев