"Нептун" сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган йөзү буенча финал ярышлары узды.
Спортчыларны район җитәкчесе Валерий Чершинцев сәламләде.
Катнашучылар арасында сигез кешедән торган "Менделеевсказот" командасы зәвыклы спорт киемнәре белән ерактан ук күзгә ташлана.
Ярышлар киеренке шартларда узды, җанатарлар йөзүчеләргә көч биреп тордылар.
Бассейн директоры Егор Демидов һәм...

Бассейн директоры Егор Демидов һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров җиңүчеләргә диплом һәм кубоклар тапшырдылар.
Ир-атлар арасында беренче урынны Алексей Соболев ("Химсервис"), хатын-кызлар арасында Мария Карманова яулады. "Менделеевсказот" ҖЧҖнең ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары иң яхшылар дип танылды.
Нет комментариев