Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ак халатлы кешегә мәдхия

Октябрь башында - урамда инде көз билгеләре чалынган, әмма әле кояш үзенең нурлары белән безне җылыткан чорда, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Г.Сергеева олуг юбилее уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итте. Галина Салиховнаның юбилее турында безгә коллегалары һәм аңа рәхмәтле пациентлары хәбәр итте. Алар үзәк шифаханәнең күзәтү кабинетының югары категорияле акушеры, шул...

Октябрь башында - урамда инде көз билгеләре чалынган, әмма әле кояш үзенең нурлары белән безне җылыткан чорда, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Г.Сергеева олуг юбилее уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итте.
Галина Салиховнаның юбилее турында безгә коллегалары һәм аңа рәхмәтле пациентлары хәбәр итте. Алар үзәк шифаханәнең күзәтү кабинетының югары категорияле акушеры, шул ук вакытта тыйнак, әдәпле һәм мөлаем ханым турында язуыбызны үтенделәр.
Бу көндә коллегалардан һәм пациентлардан котлау һәм рәхмәт сүзләре ишетүдән дә күңеллерәк ни бар? Аларның берничәсенең фикерен тыңлап карыйбыз.
С.Вахитова, табиб-лаборант: «Галина Салиховна - минем өчен матурлык һәм хатын-кыз мөлаемлыгы эталоны. Аның очкынланып торган күзләре, оста кулы һәм йомшак тавышы сихерли. Андый кеше белән аралашасы, аннан зирәклеккә һәм һөнәр осталыгына өйрәнәсе килә».
А.Шакирова, хезмәт ветераны: «Һәрвакыт игътибарлы, гаҗәеп ихтирамлы Галина Салиховна пациентларның хөрмәтен яулаган. Дүрт дистә ел сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтенә адресланган рәхмәтләрне санап бетерерлек түгел! Гаҗәеп белгечкә һәм мөлаем ханымга юбилей көнендә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим».
Г.Мәхмүдова, хатын-кызлар консультациясе мөдире: «Безнең зур булмаган коллектив өчен Г.Сергеева җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, намуслылык үрнәге булып тора. Без хөрмәт иткән бу ханым һәр пациентына яхшы мөнәсәбәттә һәм игътибарлы».
Л.Акинина, акушер: «Галина Салиховна белән 1978 елда бала тудыру бүлегендә бергә эшли башладык. Шул вакытта ук ул мәрхәмәтле, киң күңелле булуы белән аерылып торды. Кайбер ханымнар сабыйлары иң элек аның кулына эләксен өчен Галина Сергееваның сменасын көтеп алдылар. Районда аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән хатын юктыр. Ул һәрвакыт елмаеп каршы ала, хәлеңне сораша, сәламәтләнүнең дөрес рецептын киңәш итә».
Д.Кашапова, үзәк шифаханәнең баш табибы урынбасары: «Галина Салиховнаны барыбыз да бик яратабыз. Минем фикерем белән коллегаларым һәм район хатын-кызлары килешер дип уйлыйм. Медицина хезмәткәре буларак югары класслы белгечкә әйләнеп, үз һөнәренә мәхәббәтне һәм тугрылыкны гомере буена саклап калган».
Г.Миля, акушер-гинеколог: «Тормыш юлымда Галина Салиховна кебек кешене очратуыма бик шатмын. Ул сизгер, әдәпле, кешелекле, инсафлы. Аның хезмәт сөючәнлегенә, киң күңеллелегенә һәм ихласлыгына гаҗәпләнеп туймыйм. Озак еллар буена арабызда булып, безне шатландырсын, күңел җылысын бүләк итсен иде дип телим. Без сезне яратабыз!!!»
В.Кривилёва, процедура кабинеты шәфкать туташы: «Галина Салиховна белән ун ел бергә эшлибез. Ул изге күңелле, үз эшенең остасы, һөнәренә тугрылыклы шәхес, Менделеевск районы хатын-кызларының яратуы һәм хөрмәте - Г.Сергеева өчен иң яхшы бүләк. Юкка гына 2002 ел нәтиҗәләре буенча район конкурсында һөнәре буенча иң яхшы дип табылмады».
Р.Әхмәтова, рәхмәтле пациент: «Бу тыйнак, йомшак күңелле, тыныч холыклы ханым белән мине язмыш 1974 елда очраштырды. Ул чорда аңа тәҗрибәле табиб-гинеколог, искиткеч кеше Кәүсәрия Закирова белән бергә эшләргә туры килде. Шул вакытта ук Галина яшенә туры килмәслек җитдилеге, ныклы интуицияле, эшкә җаваплы карашы, пациентлар сәламәтлегенә битараф булмавы белән аерылып торды. Минем бердәнбер кызымны дөньяга тудыруда да шушы ике ханым ярдәм итте. Әле дә мин аларны күңел җылысы белән искә алам».
Бу сүзләр астында теләсә кайсы хатын-кыз үз имзасын куя алыр иде. Ә ни өчен әле хатын-кызлар гына? Ирләр дә яраткан улларын һәм кызларын тудыруда булышкан акушер-гинекологларга бик рәхмәтле.
Аның елмаюдан яктырып торган йөзе күңелгә җылылык өсти. Андый кешеләр янәшәсендә үзеңне тыныч һәм якланган итеп тоясың. Үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән теләсә кем аны шундый итеп хәтерли һәм ярата. Г.Сергеева мәктәп елларында аңлы рәвештә сайлаган һөнәренә 40 елдан артык тугрылыклы. Бондюг заводлылары Нуретдиновларның ишле гаиләсендә үскән кыз кечкенәдән үк максатка омтылучанлыгы белән аерылып тора. Алабуга фельдшер-акушерлык мәктәбе студенты булгач та кигән ак халаты аның йөзенә бик килешә. Галина Салиховна үз белгечлегенең нечкәлекләрен бала тудыру йортында өйрәнә. Аны япканнан соң гинекология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли, 1989 елда тикшеренү кабинетына акушер булып күчә.
Эшчәнлегенең төп бурычы дип авыруларны башлангыч стадиядә ачыклауны исәпли. Һәр пациенткасының сәламәтлеге өчен кайгыручы тәҗрибәле белгеч фикеренчә, елга бер, иң яхшысы - ике тапкыр профилактик тикшеренү үтү зарур. Авыруларын аздырып һәм ярдәм сорап соң мөрәҗәгать итеп, хатын-кызлар үзләрен куркыныч астына куялар. Язмабыз герое сүзләренчә, аның тормыш кыйммәте - эше, аннан соң гаиләсе - ире, улы, оныклары һәм туганнары. Нәкъ менә гаиләсе аның яшәү мәгънәсе һәм бәхет чыганагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск районы Г.Сергеева