Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Аллеяны чәчәкләр бизи

    Геройлар аллеясында шәһәр мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр педагоглары белән бергә чәчәкләр утырттылар. Хәзер аллеяны берьеллык сальвия, бегония, цинерария чәчәкләре бизи. Яшелләндерү буенча белгеч Роза Йосыпова сүзләренчә, кызлар һәм малайлар бердән, хезмәткә җәлеп ителсә, икенчедән, үзләре утырткан чәчәкләр аларга кадерле булачак, балалар җәмәгать урыннарындагы үсентеләрне өзмәскә башкаларны да өндәячәкләр....

    Геройлар аллеясында шәһәр мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр педагоглары белән бергә чәчәкләр утырттылар.
    Хәзер аллеяны берьеллык сальвия, бегония, цинерария чәчәкләре бизи.
    Яшелләндерү буенча белгеч Роза Йосыпова сүзләренчә, кызлар һәм малайлар бердән, хезмәткә җәлеп ителсә, икенчедән, үзләре утырткан чәчәкләр аларга кадерле булачак, балалар җәмәгать урыннарындагы үсентеләрне өзмәскә башкаларны да өндәячәкләр.
    - Чәчәкләргә "Комфорт Успех+" җәмгыяте хезмәткәрләре көн саен су сибәләр. Кешеләр чәчәкләрне өзмәсеннәр өчен, кисәтүче аншлаг урнаштырырга иде, - ди 1нче мәктәп укытучысы Сафура Гафиятуллина.
    Рәис Сәхапов фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: