Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

«Бармакларга гимнастика»

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру уңаеннан «Өмет яры» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләрдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен ай саен «Бармакларга гимнастика»» технологиясе буенча шөгыльләр үткәрәләр.

Технологиянең максаты — кулларның кече моторикасын үстерү.

Бармакларга гимнастика ясаганда куллар һәм бармаклар хәрәкәтләнә, баш миендәге нерв күзәнәкләренең активлыгына йогынты ясала.

Шөгыльләр барышында текстка туры китереп бармакларны тизрәк хәрәкәткә китерү мөһим, төрле алымнар кулланып бармаклар белән әйберне эләктерү, кул чукларын һәм бармакларын төрлечә хәрәкәтләндерү, эш барышында кул астында булган гади әйберләр, санау таякчыклары һәм җепләр куллану отышлы. Куллар ярдәмендә күнегүләр эшләү шигырьләр һәм такмазалар ятлау белән алып барыла. Бу гимнастиканы ясау барышында социаль хезмәт алучы кешедә ритмны тою, сәнгатьлелек, үз тавышы белән идарә итү кебек сыйфатлар барлыкка килә. Кул чуклары, аеруча бармаклар белән эшләү өлкән кеше организмына уңай тәэсир итә. Бу күнегүләр социаль хезмәт күрсәтүчедә һәм социаль хезмәтне алучыда уңай тәэсирләр калдыра, сөйләмне, игътибарлы булуны һәм хәтерне үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев