Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Башны әйләндерде һәм мавыктырды

Менделеевлылар өчен тимераякта шуу һәвәскәр һәм һөнәри дәрәҗәдә иң ихтыяҗлы кышкы спорт төрләренең берсе булып тора. Бозда фигуралы шуу, тимераякта йөрү спорты, хоккей уенына өйрәнеп, шәһәрлеләр шатланып сәламәт яшәү рәвешенә туганнарын һәм дусларын җәлеп итәләр. Тимераякта шуу белән кайчаннан мавыгулары турында шәһәрлеләрдән сорашып белешәбез. Алсу Сәгыйтова балачактан тимераякта йөри. Биш-алты...

Менделеевлылар өчен тимераякта шуу һәвәскәр һәм һөнәри дәрәҗәдә иң ихтыяҗлы кышкы спорт төрләренең берсе булып тора. Бозда фигуралы шуу, тимераякта йөрү спорты, хоккей уенына өйрәнеп, шәһәрлеләр шатланып сәламәт яшәү рәвешенә туганнарын һәм дусларын җәлеп итәләр.
Тимераякта шуу белән кайчаннан мавыгулары турында шәһәрлеләрдән сорашып белешәбез.
Алсу Сәгыйтова балачактан тимераякта йөри. Биш-алты яшендә беренче мәртәбә шугалакка әтисе алып килә.
- Хәзер мин Мәскәүдә яшим һәм эшлим, өйгә кайткан вакытларда шәһәрнең спорт объектларында булырга тырышам, - ди кыз. - Күптән түгел 1 нче мәктәп янындагы шугалакка бардым. Мәктәптә укыганда анда сыйныфташларым, дусларым белән йөри идек. Хәзер әти-әнием һәм апаларым белән рәхәтләнеп шуам.
Тимераякта йөрү Алсуга яхшы физик формада булу һәм кышкы табигатьнең матурлыгы белән хозурлану мөмкинлеге бирә.
Диана Орехова тимераякта шуарга физкультура укытучысы өйрәтте дип сөйли. Баштарак егылгалый, әмма озакламый бозда чит кеше булышлыгыннан башка йөрергә өйрәнә.
- Тимераяк башымны әйләндерде һәм мавыгып киттем. Хәзер үземне бозда ышанычлы тотам, миңа бу спорт төре, бигрәк тә фигуралы шуу ошый. Боз сараенда, урамдагы ачык шугалакларда тимераякта шуып, вакытны сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә мөмкин, - ди кыз.
Кечкенә менделеевлылар да тимераякта шууны ярата. Биш яшьлек спортчылар "Айсберг" Боз сараенда хоккей буенча шөгыльләргә йөриләр, физик әзерлеккә күп вакыт сарыф итәләр, мавыгып күнекмәләр алалар, уен кагыйдәләрен өйрәнәләр.
Дмитрий Ямщиковны хоккейга әнисе алып килә, малай башта ук әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә тели. Хәзер ул бозда беренче адымнарын ясый. Олег Капрош шулай ук тимераякта ышанычлы шуа, хоккейны ярата. Әнисе һәм апасы аның барлык спорт башлангычларын хуплыйлар. Кирилл Тюпа әтисе кебек хоккей ярата, алар ял көннәрендә бергәләп Боз сараена йөриләр. Людмила Гудовских оныгы Даниил Леонтьев өчен шатлана, ул хоккей турында гына сөйләп тора, һәр көнне күнекмәләргә йөрергә тели. Малайларга нибары дүрт-биш яшь кенә. Әти-әниләре улларының бозда беренче адымнарын ясауларын рәхәтләнеп күзәтәләр. Кече хоккейчылар төркеме тренеры Андрей Пчелов аларда максатка омтылучан спортчылар, булачак чемпионнарны күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Тимераякта шуу