Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Безнең батырлар сынатмый

Камай мәктәбе укытучысы айрат Миңнәхмәтов авылдашлары Фәнис Кәбиров һәм Ренас Кәлимуллин турында яза. "Алар мәктәптә тырышып белем алдылар, "Каен түбә" туган якны өйрәнү түгәрәгенә йөрделәр, тематик бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яуладылар", - ди мөгаллим. Ренас белән Фәнис кечкенәдән үк спортны үз итәләр. Аларның җиңүче кубоклары Камай мәктәбендә саклана. Икесе дә Түбән...

Камай мәктәбе укытучысы айрат Миңнәхмәтов авылдашлары Фәнис Кәбиров һәм Ренас Кәлимуллин турында яза.

"Алар мәктәптә тырышып белем алдылар, "Каен түбә" туган якны өйрәнү түгәрәгенә йөрделәр, тематик бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яуладылар", - ди мөгаллим.
Ренас белән Фәнис кечкенәдән үк спортны үз итәләр. Аларның җиңүче кубоклары Камай мәктәбендә саклана. Икесе дә Түбән Камада белем алалар. Фәнис агропромышленность колледжының соңгы курсында укый. Биредә дә актив студент эшчәнлеге алып бара. Агымдагы елның маенда Казанда "Worldskills " конкурсы финалында өченче урынны алды.
Ренас Кәлимуллин - көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионы, Рәсәй кубогы өчен көрәш ярышында бронза медаль иясе. Бөтенрәсәй Урал кубогы көрәш турнирында җиңүче, Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында призер.
- Ренас 22 августта Казанда узган "Батырлар бәйгесе"ндә үз авырлыгында беренче урынны яулады. Аның көрәшен бөтен авыл белән ТНВ каналында карап җан аттык, - дип яза А.Миңнәхмәтов. - Арабызда шундый егетләр булганда, авылның киләчәге бар дип уйлыйм. Тыйнак, уңышлары белән мактанырга яратмаулары, ярдәмчеллекләре аларны бизи генә. Безнең батырлар сынатмыйлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Камай авылында