Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Безнең тормышның чынбарлыгы

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш һәм XX гасырда чумадан үлгәннәрне искә алу көне билгеләнде. ВИЧ-инфекция белән зарарланудан ничек саклану, бу авыруны кемнәр йоктырырга мөмкинлеге турында табиб-эпидемиолог Дамира Кашапова сөйләде. ВИЧ турында нәрсә белергә кирәк?

ВИЧ турында нәрсә белергә кирәк?
ВИЧ – иммунодефицит вирусы, беренче чиратта кешенең иммун системасын какшата. Зарарланучылар ВИЧ-инфекциялеләр дип атала. СПИД – ВИЧ-инфекция үсешенең соңгы стадиясе. Зарарлану мизгеленнән алып СПИДка кадәр үсү өчен 7дән 20 елга кадәр вакыт узарга мөмкин.


Ничек зарарланалар?
Вирус организмның билгеле бер сыеклыгы аша гына күчә: кан, сперма, вагиналь биз, ана сөте. Димәк, зарарланырга мөмкин:

  •  презервативсыз интим мөнәсәбәткә кергәндә;
  •  яра, җәрәхәт, лайлалы тышча аша организмга кан эләккәндә, кан күчергәндә һәм органнарны  трансплантацияләгәндә, операция барышында;
  •  медицина максатларында стерильләштерелмәгән шприцлар кулланганда, шулай ук наркотиклар керткәндә;
  •  йөкле вакытта әнидән балага, бала тапканда һәм күкрәк сөте белән имезгәндә.

ВИЧны ничек белергә?
ВИЧ-инфекциянең үзенчәлекле билгеләре юк. Аның барлыгын, ВИЧка антитәнчекләр булуын күрсәтүче махсус лаборатор тест ярдәме белән генә белергә мөмкин. Ул организмда вирус белән көрәштә барлыкка килә. Организмда ВИЧка антитәнчекләр булдыру өчен “Соры тәрәзә чоры” дигән вакыт аралыгы бар. Бу чор уртача ике атнадан өч айга кадәр бара. Вирус булмаган, ә антитәнчекләр әлегә күренмәгән вакытта ВИЧка тест тискәре нәтиҗә бирергә мөмкин. Шуның өчен 3-6 айдан кабат кан анализын тапшырырга кирәк. “Соры тәрәзә чоры”нда инфекцияле кеше вирусны башкаларга күчерергә мөмкин.


ВИЧ-инфекциядән дару бармы?
ВИЧ-инфекция – дәвалап булмый торган авыру, ләкин препаратлар ярдәме белән ул хроник булып санала. Дәвалау өчен югары активлы антиретровируслы терапия кулланыла, ул вирусны юкка чыгармый, аның артуына каршылык күрсәтә.


Авыру кемгә куркыныч?
Югары социаль статус та, матди яктан тәэмин ителгән булу да ВИЧ-инфекциядән саклап кала алмый. Соңгы елларда авыруның “йөзе” генә үзгәрде.
Интим юл белән ВИЧ күчү өстенлек алды. Күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр, сакланмыйча интим мөнәсәбәткә керүчеләр зарарлана. Инфекцияле хатын-кызлар саны, нәтиҗәдә ВИЧ-инфекцияле аналардан туган балалар саны арта.


Зарарлануны ничек булдырмаска?

  •  Бүген бердәнбер саклану чарасы – аек акыл.
  •  Интим партнёрларны алыштырудан баш тартырга, очраклы интим мөнәсәбәтләрдән читләшергә кирәк.
  •  Наркотиклар куллануны туктатырга, аеруча кан юллары аша.
  •  Медицина процедуралары өчен бер мәртәбә кулланылучы инструментлардан файдаланырга.

ВИЧ – безнең тормышның чынбарлыгы. Шуның өчен үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген бәяләгез һәм саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X