Безнекеләр кобудода уңышка ирештеләр
Узган ял көннәрендә "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында кобудо көнчыгыш сугышы буенча ярышлар узды. Татарстан беренчелегендә һәм чемпионатында республиканың 15 шәһәреннән 376 спортчы катнашты. Менделеевск данын тренерлар Сергей Лисютин, Лилия Богатова һәм Владимир Гудовских шәкертләре яклады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов чараны ачу тантанасында спортчыларга ярышларда уңышлар теләде һәм үзоборона...
Узган ял көннәрендә "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында кобудо көнчыгыш сугышы буенча ярышлар узды. Татарстан беренчелегендә һәм чемпионатында республиканың 15 шәһәреннән 376 спортчы катнашты.
Менделеевск данын тренерлар Сергей Лисютин, Лилия Богатова һәм Владимир Гудовских шәкертләре яклады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов чараны ачу тантанасында спортчыларга ярышларда уңышлар теләде һәм үзоборона алымнарын Ватанны саклаганда, якыннарыңны яклаганда яки шушындый ярышларда гына куллану кирәклеген ассызыклады. Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, республикада көнчыгыш сугышы буенча башкарма комитет рәисе Александр Даренков чараның почётлы кунаклары булдылар.
Кобудо, каратэ-до буенча күрсәтмә чыгышлар, "Кристалл", "Очарование" коллективлары биюе спортчыларны җиңүгә рухландырды.
Менделеевскида кобудо буенча ярышлар оештыру традициягә әверелде. Безнең егетләр һәм кызлар призлы урыннар яулыйлар, һәрдаим җиңүгә омтылышларын, үҗәтлекләрен, тренерларының һөнәри осталыкларын күрсәтәләр.
Татарстанның Кобудо федерациясе президенты һәм ярышларның баш хөкемдары Сергей Лисютин белдерүенчә, кобудода үзеңне яклау сәнгате традицион корал һәм кул астындагы чаралар ярдәмендә башкарыла. Бу төр спорт иң куркынычсыз, ике як та махсус саклагычлар киеп сугыша. Икенче ел, сынау буларак, балаларны шөгыльләргә өч яшьтән алалар. Уңышлар сизелерлек. Моны дәлилләп, оныклары Кириллның чыгышын карарга килгән Галина һәм Виктор Колобковлар фикерләре белән бүлештеләр:
- Кирилл дүрт яше тулганда үзе теләп спорт залына килде. Күрсәткечләре яхшы, бүген дә икенче урын яулады.
Светлана һәм Алексей Штыковлар уллары Стефанның ярышын күзәтәләр. Яшь спортчы тренер Лилия Богатовада шөгыльләнә.
- Улыбыз физик һәм мораль яктан ныгыды, чын дуслар тапты, - диләр Штыковлар.
Яше, авырлыгы һәм куллану коралы төренә карап төркемнәргә бүленгән спортчылар ике көн көч сынаштылар. Татьяна Учватова (тренеры Сергей Лисютин), Алексей Николаев, Артур Пайдуганов, Дмитрий Егоров (Лилия Богатова) ТР беренчелегендә "алтын" яуладылар. Алар Россия беренчелегендә республика данын яклаячаклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 10:47Менделеевлылар шәһәр клумбаларыннан чәчәкләр урланудан зарланалар Тәртип бозучылар ачыкланачак.6000
-
26 май 2022 - 08:21Ә сездә көтү чыгамы? Озын кышны ябык абзарда коры печән күшәп үткәргән малкайлар язгы кояшка сөенә, көтү җитә бит5800
-
25 май 2022 - 16:27Зирәк яшьтәге менделеевлылар сәламәт яшәү рәвеше өчен Спорт сараенда «Өченче яшь» республика спартакиадасының муниципаль этабы узды7300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5700
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли14400
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.12900
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.12700
-
26 май 2022 - 15:20Менделеевскида виртуаль концертлар залы ачылдыТатарстанда мондый концерт заллар бер дистә генә.6900
-
26 май 2022 - 09:31Балалар куркынычсызлыгы беренче урындаТөп бурыч − объектка ятлар кермәүне тәэмин итү5500
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли14400
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнә Масштаблы тантаналар 27 майда узачак.12900
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар 2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.12400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика