Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Боксчылар – турнир призёрлары

    Алабуга манежында район башлыгы призына бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды. Дүрт көн дәвам иткән ярышларда Удмуртия, Мордовия, Чувашстан, Волгоград, Түбән Новгород, Алабуга һәм Менделеевскидан 173 спортчы катнашты. Юниорлар арасында 60 килограмм авырлыкта бил алышу нәтиҗәләре буенча 16 яшьлек Ислам Вәлиев беренче урынга лаек булды, 69 кг авырлыкта егетләр арасында...

    Алабуга манежында район башлыгы призына бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды.
    Дүрт көн дәвам иткән ярышларда Удмуртия, Мордовия, Чувашстан, Волгоград, Түбән Новгород, Алабуга һәм Менделеевскидан 173 спортчы катнашты. Юниорлар арасында 60 килограмм авырлыкта бил алышу нәтиҗәләре буенча 16 яшьлек Ислам Вәлиев беренче урынга лаек булды, 69 кг авырлыкта егетләр арасында икенче урында - Артём Никитин, Ислам һәм Артём көрәшләрдә нигездә нокаут белән җиңделәр.
    32 килограмм авырлыктагы 10-11 яшьлек малайлар арасында Андрей Мокеев һәм Инсаф Галиев өченче урынга чыктылар. "Батыр" яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләренең тренерлары - Артём Никитин, Марсель Шәфыйков һәм Эдуард Шакиров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: