Боз сараена экскурсиягә
Чын спортчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, спорт нинди өстенлекләр бирә - "Өмет яры" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе шәкертләре, Боз сараенда экскурсиядә булып, шулар турында белделәр. Директор урынбасары Оксана Габделбариева балаларны учреждение музеенда каршылады, спорт секцияләре һәм тренерлар эше турында сөйләде. "Лигры" хоккей командасы...
Чын спортчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, спорт нинди өстенлекләр бирә - "Өмет яры" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе шәкертләре, Боз сараенда экскурсиядә булып, шулар турында белделәр.
Директор урынбасары Оксана Габделбариева балаларны учреждение музеенда каршылады, спорт секцияләре һәм тренерлар эше турында сөйләде. "Лигры" хоккей командасы тренеры Илфат Надыйров белән әңгәмә кызыклы үтте, ул хоккейга мәхәббәте, спортчыга хас сыйфатлар турында бәян итте, уңышлы спорт карьерасы серләре белән бүлеште. Яшь экскурсантлар спорт экспонатларын, кубок һәм бүләкләрне карадылар, сораулар бирделәр, бозда хоккейчыларның шөгыльләрен мавыгып күзәттеләр. Саубуллашканда тренер балаларга хоккей командасы вымпелын тапшырды, спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту, максатка ирешкәндә үҗәт булу турында киңәшләр бирде.
Экскурсия "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев