Сәламәтлек
Бозда – кызлар
"Айсберг" Боз сараенда 1998-2002 елларда туган кызлар арасында ТР X Спартакиадасы зона ярышларының сайлап алу туры булды.
Турнирда "Яшьлек" (Зәй), "Лачын" (Актаныш) һәм Менделеевскидан "Лигры" командалары көч сынашты. Бер генә ел шөгыльләнүче безнең команда өчен актанышлылар җитди көндәш булды. Бу республикада көчлеләрдән саналучы биш еллык тәҗрибәсе булган команда. Нәтиҗәдә Менделеевск-Актаныш...
"Айсберг" Боз сараенда 1998-2002 елларда туган кызлар арасында ТР X Спартакиадасы зона ярышларының сайлап алу туры булды.
Турнирда "Яшьлек" (Зәй), "Лачын" (Актаныш) һәм Менделеевскидан "Лигры" командалары көч сынашты. Бер генә ел шөгыльләнүче безнең команда өчен актанышлылар җитди көндәш булды. Бу республикада көчлеләрдән саналучы биш еллык тәҗрибәсе булган команда. Нәтиҗәдә Менделеевск-Актаныш матчы 0:18 исәбе белән төгәлләнде.
"Лачын" - "Яшьлек" уены нәтиҗәсе - 17:0. "Лигры" - "Яшьлек" - 6:0. "Айсберг" спорт мәктәбе шәкертләре икенче урынга чыкты һәм финалга эләкте. Җанатарлар тренер Илнар Аббазовны һәм аның шәкертләрен котладылар. Хоккейчыларыбыз спартакиада финалында Арча, Кукмара, Мамадыш һәм Әгерҗе спортчылары белән очрашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев