Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин

    Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.

    Аннан соң ОМС полисының номерын язарга һәм вакытны сайларга кирәк. Шулай ук «ТР хезмәтләре» кушымтасында да язылырга мөмкин. Яшәү урыны буенча бары тик медицина учреждениесенә генә языла аласыз. Әгәр дә сезнең шифаханәдә вакцина ясатылмый икән, ул вакытта язылу мөмкин булмаячак.

    Прививка пунктлары исемлеге вакцина дозалары кайтарылу белән тагын да киңәйтеләчәк. Яңа сервис тиздән тавыш ярдәмчесе Лилия белән интеграцияләнәчәк. Ул вакцинация көткән кешеләргә прививка вакытын искә төшерәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: