Диагноз – хөкем карары түгел
Үзәк район больницасының актлар залында ВИЧ-инфекциялеләрне ачыклау, дәвалау һәм профилактикалауга багышланган түгәрәк өстәл утырышы булды. Анда Яр Чаллының СПИД-үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов, "Светоч" хәйрия фонды җитәкчесе һәм СПИД-үзәк консультанты Светлана Цуканова, больницаның баш табибы урынбасарлары Дамира Кашапова һәм Геннадий Герасимович, ММЧ вәкилләре катнашты. Галимҗан Салихович билгеләп киткәнчә, ВИЧ-инфекция буенча...
Үзәк район больницасының актлар залында ВИЧ-инфекциялеләрне ачыклау, дәвалау һәм профилактикалауга багышланган түгәрәк өстәл утырышы булды.
Анда Яр Чаллының СПИД-үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов, "Светоч" хәйрия фонды җитәкчесе һәм СПИД-үзәк консультанты Светлана Цуканова, больницаның баш табибы урынбасарлары Дамира Кашапова һәм Геннадий Герасимович, ММЧ вәкилләре катнашты. Галимҗан Салихович билгеләп киткәнчә, ВИЧ-инфекция буенча хәл борчу тудыра, авыру геометрик прогрессиядә үсә. Статистика уйланырга мәҗбүр итә: Россиядә һәр җиде минут саен бер ВИЧ-инфекцияле ачыклана, ә Татарстанда атна саен - 30 кеше. ВИЧ-инфекциялеләрне ачыклау буенча Чаллы республикада алтынчы урында, Менделеевск - җиденче. Бу хәлдән чыгу юллары бармы соң?
- Беренчедән, профилактикалау. Халыкны куркытканчы, авыруны ничек дәвалау турында аңлату зарур, - ди махсуслаштырылган клиниканың баш табибы. - Профилактика диспансерлаштыруны, заманча тикшерүләрне, җәмәгатьчелек, ММЧ белән тыгыз хезмәттәшлекне үз эченә ала. Хәзер стационар авырулар да, йөкле хатын-кызлар да, вакытлыча тоту изоляторына эләгүчеләр дә тикшерелә. Үзләре теләп тикшерү үтүчеләр саны елдан-ел арта. Бу факт безне шатландыра.
Кайчандыр наркотиклар кулланган, статусларын белмәгән партнерлар белән элемтәгә кергән, хөкем ителү урыннарыннан кайткан кешеләр һичшиксез тикшерелергә тиеш. Вакыт үтү белән, ВИЧ-инфекциягә пневмония һәм туберкулез кебек авырулар өстәлә. Белгечләр фикеренчә, нәкъ шулар кешеләрне тормыштан алып китә. Вакытында ачыклау һәм дәвалау, бушлай тәкъдим ителүче нәтиҗәле антиретровируслы терапия (АРВТ) авыруның гомерен 20-30 елга озайта, хәтта картлыкка кадәр яшәргә мөмкинлек бирә.
Консультант Светлана Цуканова пациентлар белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. ВИЧ-инфекция ачыклануга реакция төрлечә була. Консультантлар, психологлар - табиб һәм авыру арасында арадашчылар.
- Белгечнең төп бурычларының берсе - авыруның сәбәпләрен барлау, - дип исәпли Светлана Анатольевна. - Пациент диагностикадан курка, аңа, үзен наркоман дип таныганчы, чир җенси юл аша күчкән диюе җиңелрәк. СПИД - озак һәм сыйфатлы дәвалау таләп итә торган хроник авыру. ВИЧ-инфекцияле кешеләрдән куркырга кирәкми, аларны проблемалары белән ялгыз калдырмыйча, яклау һәм ярдәм күрсәтү зарур.
- ВИЧ-инфекцияле белән җенси мөнәсәбәттән соң 72 сәгать дәвамында СПИД-үзәккә мөрәҗәгать итәргә һәм махсус терапия кабул итәргә кирәк, - дип искәртте белгечләр очрашу ахырында. - Бу авыруны дәвалап булмый, ләкин сәламәтлекне даими контрольдә тотканда, тулы тормышта яшәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез
ВИЧ-инфекция нигездә ике юл белән йога: җенси һәм парентераль (наркотиклар кулланганда венага энә кертеп).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев