Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Диспансерлаштырудан читләшмәгез

Менделеевск район үзәк хастаханәсе өлкәннәрне диспансерлаштыруны дәвам итә.

Нәрсәне ачыклыйбыз
Профилактик медицина күзәтүе иртә (үз вакытында) хроник йогышсыз авыруларны (хәлләрне) ачыклау, инвалидлык һәм халыкның вакытыннан алда үлемен булдырмау, куркыныч факторларның төп сәбәбе булган артериаль кан басымын, гиперхолестеринемияне, ач карынга канда глюкозаның артуын, тәмәке тарту, алкоголь куллануның зыяны, рациональ булмаган туклану, түбән физик активлык, артык авырлык яисә симерү, сәламәтлек төркемен билгеләү һәм авырулар өчен киңәшләр булдыру максатыннан оештырыла.

Анонимлык гарантияләнә
Диспансеризация кысаларында ирекле рәвештә ВИЧ-инфекцияне ачыклау өчен тикшерелергә мөмкин, бу гамәл аноним.

Кырык яшьтән соң – ел саен
Диспансерлаштыруны узу елы дип кешенең тиешле яшькә җиткән календарь елы санала:

  • 18 дән 39 яшькә кадәр өч елга бер мәртәбә;
  • 40 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтә ел саен.


Түләргә кирәкми
Профилактик медицина күзәтүе һәм диспансерлаштыру түләүсез медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программалары кысаларында үткәрелә.

Халык өчен график
Теләгәннәрнең барысы да медицина профилактик күзәтүен шифаханәнең 315 нче профилактика кабинетында көн саен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев