Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ел дәвамында игътибар

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле менделеевлыларның район башлыгы Валерий Чершинцев һәм районның барлык службалар вәкилләре белән очрашуы түгәрәк өстәл янында чәй табыны белән узды.

Җыелганнар сәламәтлек саклау, уңайлы мохит җиһазландыру, территорияләрне яшелләндерү һәм төзекләндерү, инвалидларны эшкә урнаштыру турында сораулар бирделәр, шулай ук шәһәрдә уңай үзгәрешләр булуын билгеләделәр.

Әниләрнең күбесе шифаханәгә бару проблемалы булуын әйттеләр.

– Хәзер өлкәннәр шифаханәсендә ремонт эшләре бара, – дип аңлатты район башлыгы, – киләсе елга балаларныкы каралган. Биналарда уңайлы мохит, лифтлар булачак.

Зөлфия Журавлёва посёлокта яши, аның улы Вадимга аерым тәрбия кирәк, шул исәптә релаксация өчен атынгычта атыну.

Мин тиешле габаритлы атынгычлар урнаштырулары өчен рәхмәт белдерәм, беренче чиратта укытучы Лилия Ноговицинага – ул “Яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесе” бәйгесе гранты средствосының бер өлешен бирде.

Күпфатирлы йортларда яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, ләкин үз территорияләрен төзекләндерүгә битараф булмаган кешеләр, йорт яны мәйданнарын яшелләндерергә теләк белдерделәр. Бу уңайдан үсентеләр, чәчәк орлыкларын ничек юнәтергә кирәклеген сораштылар. В.Чершинцев “Төзекләндерү идарәсе” МУПка әлеге мәсьәләләрне өйрәнүне йөкләде.

Ел саен инвалидлар ункөнлеге кысаларында үзенчәлекле категориядәге кешеләр бүләкләр алалар.

– Бу максатларга бюджеттан нинди средстволар бирелүен беләсе килә, – дип сорадылар инвалид балалар тәрбияләүче әниләр.

– Бюджетта бүләкләр өчен акча каралмаган, – дип аңлатты Валерий Сергеевич, – барысы да хәйриячеләр йогынтысы белән булдырыла. Миннән торса, һәрберегезгә дөньяның бар рәхәтлекләрен бирер идем. Сез – безнең җәмгыятьнең тулы кыйммәтле кешеләре, ләкин безнең игътибарга мохтаҗсыз. Без аны инвалидлар ункөнлегендә генә түгел, ел әйләнәсендә күрсәтергә тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X