Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Эшмәкәрләр район Үзәк хастаханәсенең балалар бүлекчәсенә матраслар бүләк иттеләр

Үзәк хастаханәнең баш табибы Оксана Бахматовага, балалар бүлекчәсенә «ЭПРО» ҖЧҖ җитештерүчесеннән һәм шәхси эшмәкәр Кирилл Закировтан, 220 мең сумга исәпләнгән 25 матрас юнәтүгә сертификат тапшырдылар.

— Балаларны дәвалауга берникадәр өлеш кертү максатыннан һәм аларның йокысы татлы булсын өчен хастаханәгә ярдәм итәргә карар кылдык, — диде директор Любовь Закирова.

— Гомум эшкә үзеңнән өлеш кертү саваплы гамәл, — дип саный шәхси эшмәкәр Кирилл Закиров. — Бездән үрнәк алып башка эшмәкәрләр дә хәйрия инициативасына кушылсалар яхшы булыр иде.

Очрашу ахырында район башлыгы Валерий Чершинцев һәм хастаханәнең медицина персоналы балалар турында кайгыртулары һәм аларга игътибар күрсәтүләре өчен изге гамәл кылучыларга рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев