Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Фиточәй — сәламәтлек чыганагы

«Саулык» («Здоровье») социаль ярдәм үзәгендә «Здравушка» кислород фитобары эшли.

Ачылганнан алып 20 чара үткәрелгән, аларда 650 кеше катнашкан. Аларның һәрберсендә лекцияләр укылган, дару үләннәрен куллану, аларның төрлелеге һәм дәвалау үзлекләре турында әңгәмәләр оештырылган. Белгеч билгеләмәсе буенча катнашучыларны бер чәшке үлән төнәтмәләре, фиточәй һәм кислородлы коктейль белән сыйлыйлар. Проектны тормышка ашыру чорында үзәк белгечләре хроник авырулары булган яисә еш суык тидерүче социаль хезмәт алучылардан, фиточәй куллануның сәламәтлеккә йогынтысын күзәтү өчен, анкета тутырттылар,

Проектны гамәлгә ашыру тәмамланганнан соң, булдырылган мәйданчык көндәлек фиточәйләр һәм кислородлы коктейльләр әзерләү һәм куллану урыны булып файдаланыла, анда тыныч мохиттә өлкән кешеләр һәм инвалидлар физик һәм ихтыяр көчен торгыза алалар. Биредә лекцияләр, сәламәтлек дәресләре, шулай ук реабилитантлар, шәһәр һәм район халкы өчен дару үләннәренең үзлекләре темасына әңгәмәләр үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X