Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск балалар шифаханәсен өй туе белән котлады

Истәлекле вакыйга белән медицина персоналын, яшь пациентларны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм район җитәкчесе Радмир Беляев котладылар. 

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Балалар шифаханәсен капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнде.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сүзләренчә, капиталь ремонт кысаларында кабинетлар яңача планлаштырылды, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды, идәннәр ремонтланды, җилләтү системасы һәм аз токлы челтәрләр монтажланды, электромонтаж эшләре башкарылды, түбә һәм бинаның фасады ремонтланды. 
– Хәзер медицина персоналы балаларны яңа җиһазлар куелган якты һәм иркен бүлмәләрдә кабул итәчәк. РФ һәм ТР бюджетының финанслау күләме 91 миллион сумнан артык, – дип өстәде ул. 

– Балалар, аларның сәламәтлеге турында кайгырту әти-әниләрнең, табибларның гына түгел, республика һәм район җитәкчелегенең дә бурычы. Подряд оешмалары бинаны сыйфатлы ремонтладылар. Өй туе белән котлыйм, шифаханәнең балалар сәламәтлеге өчен эшләвен телим, – диде Ф. Мөхәммәтшин. 
Символик ачкычны район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматовага тапшырганнан соң балалар шифаханәсенә керү юлындагы символик тасманы кистеләр. 
Аннан соң делегация ремонтланган кабинетларда булды. Фәрит Хәйруллович район үзәк хастаханәсе коллективы һәм авыручы балалар белән аралашты, бинаны капиталь ремонтлауның сыйфатын бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев