Грипптан прививка ясатыгыз!
Менделеевск районында халыкны гриппка каршы вакцинацияләү башланды. Прививка кампанияләре барышында югары нәтиҗәле һәм куркынычсыз вакциналар кулланылачак. - Агымдагы елда безгә прививка ясау буенча зур план бирелде, районда яшәүче халыкның яртысына диярлек, - ди табиб Ирина Вахонина. - Вакцинация барышында 11950 кешегә прививка ясалачак, шуларның 2970е балалар. Бүгенге көнгә районга өлкән...
Менделеевск районында халыкны гриппка каршы вакцинацияләү башланды.
Прививка кампанияләре барышында югары нәтиҗәле һәм куркынычсыз вакциналар кулланылачак.
- Агымдагы елда безгә прививка ясау буенча зур план бирелде, районда яшәүче халыкның яртысына диярлек, - ди табиб Ирина Вахонина. - Вакцинация барышында 11950 кешегә прививка ясалачак, шуларның 2970е балалар.
Бүгенге көнгә районга өлкән буын вәкилләре өчен"Совигрипп" вакцинасы кайтарылды. Якын көннәрдә вакцина белән тәэмин ителеш тулысынча тәмамланачак, бу исә менделеевлыларга сезон башланып авыручылар саны артканчы привика ясарга мөмкинлек бирәчәк.
Ике кешедән торган район үзәк хастаханәсе бригадасы шәһәр һәм район предприятиеләре буйлап йөриләр. Үзәк хастаханә белдерүенчә, каядыр баруның төгәл исемлеге юк, барлык төр милек җитәкчеләре үзләренә уңайлы булган көнне һәм вакытны сайлыйлар. Бу турыда район үзәк больницасы хакимияте вәкилләренә җиткерәләр. Аннан соң медицина персоналы алар янына юнәлә. Моннан тыш теләгән кешеләр өлкәннәр һәм балалар поликлиникаларындагы привика ясау кабинетларында вакцина ясата ала.
- Агымдагы елда вакциналар җитәрлек һәм без прививканы түләүле ясамаска дигән карарга килдек. Барлык теләүчеләрне больница түләүсез кабул итәргә әзер, - дип билгели баш табиб Василий Голованов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев