Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Хәзер пациентлар дәвалауның күпмегә төшкәнен беләчәкләр

Сентябрь аеннан республиканың медицина учреждениеләре пациентларга күрсәтелгән медицина ярдәменең бәясе турында белешмә бирә башладылар. Бу нинди максатны күз алдында тотып эшләнә? - дип сорый Л.Егоренкова. Газета укучыбыз соравына "ТРның Алабуга шәһәрендәге территориаль мәҗбүри медицина иминияте" ФДУ директоры Андрей Смирнов җавап бирә. - Белешмә Россия Федерациясе Президентының мәҗбүри медицина иминияте системасына...

Сентябрь аеннан республиканың медицина учреждениеләре пациентларга күрсәтелгән медицина ярдәменең бәясе турында белешмә бирә башладылар. Бу нинди максатны күз алдында тотып эшләнә? - дип сорый Л.Егоренкова.
Газета укучыбыз соравына "ТРның Алабуга шәһәрендәге территориаль мәҗбүри медицина иминияте" ФДУ директоры Андрей Смирнов җавап бирә.
- Белешмә Россия Федерациясе Президентының мәҗбүри медицина иминияте системасына иминиятләштерелгән шәхесне индивидуаль мәгълүматлаштыруның яңа формасын кертү турында йөкләмәсен үтәү кысаларында бирелә. Россиянең тугыз субъекты, шул исәптән Татарстан, мәгълүматлаштыру системасын гамәлгә ашыру буенча эксперимент мәйданчыгы булдылар. Башка регионнарда белешмәләрне киләсе елдан бирә башлау планлаштырыла.
Пилот проектында республиканың 65 медицина оешмасы катнаша башлады, ә 1 ноябрьдән Татарстанның мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүче барлык больницалар һәм поликлиникалар пациентларына дәвалау бәясе турында мәгълүмат бирә башлаячаклар. Һәр пациент стационарда яки амбулатор учреждениедә дәвалану төгәлләнгәннән соң, больничный кәгазеннән тыш кулына дәвалау вакытында алынган медицина хезмәтләре бәясе турында белешмә алачак.
Поликлиникаларда белешмә теркәлү кабинетында иминиятләштерелгән зат медицина ярдәме алганнан соң мөрәҗәгать иткәч бирелә, стационарда - стационар авыруның медицина картасыннан күчермә белән бергә. Белешмәдә дәвалану вакыты һәм бәясе күрсәтелә. Бу белешмә финанс документы түгел, һәр пациент мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча дәвалануның дәүләткә күпмегә төшкәнен белсен өчен бирелә торган мәгълүмати характер йөртә.
Өстәмә сораулар яки күрсәтелгән медицина ярдәменең соңгы бәясен тәгаенлау теләге туганда, үзегезнең иминият кампаниясенә мөрәҗагать итәргә тәкъдим ясыйбыз, ММИ полисында аның телефон номеры күрсәтелгән.
Шуны ассызыклап үтәсе килә, белешмә хәбәр бирүче характер йөртә, шунлыктан анда күрсәтелгән дәвалану бәясе кешеләрнең шәхси исәбеннән түләнергә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары медицина ярдђменећ бђясе турында белешмђ