Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Җиңүгә юл

Менделеевлы Дмитрий Пряничников яткан килеш классик авырлык күтәрү буенча республика чемпионаты призёры булды. Физик мөмкинлекләре чикле спортчы 175 кг авырлыктагы нәтиҗә белән гомуми нигездә 120 килограммдагы авырлык категориясендә чыгыш ясап, көндәшләре арасында икенче урынны яулады. - Шәһәр Советы депутаты Илсөяр Гобәйдуллинага ярышка баруны оештыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерәм, - ди...

Менделеевлы Дмитрий Пряничников яткан килеш классик авырлык күтәрү буенча республика чемпионаты призёры булды.
Физик мөмкинлекләре чикле спортчы 175 кг авырлыктагы нәтиҗә белән гомуми нигездә 120 килограммдагы авырлык категориясендә чыгыш ясап, көндәшләре арасында икенче урынны яулады.
- Шәһәр Советы депутаты Илсөяр Гобәйдуллинага ярышка баруны оештыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерәм, - ди Д.Пряничников.
Бу Дмитрийның спорт биографиясендә беренче генә җиңүе түгел. Моңа кадәр ул инвалидлар арасында республика чемпионы, Яшел Үзәндә, Менделеевскида ярышларның кубок иясе булды. Һәм ирешелгәннәр белән чикләнми, март аенда инвалидлар арасында узачак авырлык күтәрү буенча чемпионатка әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Дмитрий Пряничников