Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Игелек һәм матурлык өләшик

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Балалар иҗат үзәгендә “Альфа” территориаль-иҗтимагый үзидәрәсенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләре өчен мавыктыргыч чара үткәрелде.

Җыелганнарны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин һәм районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Рөстәм Минигәрәев сәламләделәр.

Алып баручы ТИС рәисе Лидия Маслова сүзләренчә, концерт “Без игелек һәм матурлык өләшү өчен яшибез” лозунгы астында узды. Лидия Александровна территориаль иҗтимагый үзидәрәсенең иң яхшы активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Алты яшлек Рузаль 12 нче балалар бакчасына йөри.

– Ул барлык чараларда да теләп катнаша, рәсем ясарга, шулай ук төрле конструкторларны җыярга ярата, – ди әнисе Ләйсән Әбүбакирова.

ТИС активистлары, БИҮ һәм 11 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашындагы концерт номерлары чараның бизәге булды.

Ахырда чакырылганнар өчен чәй табыны оештырылды һәм бүләкләр өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X