Җиңүне “Мехуборка” яулады
1580
0
0
17 гыйнварда производство һәм студентлар коллективларының, балалар спорт мәктәпләренең ирләр командалары арасында мини-футболның финал уены булды. Беренчелек пальмасы өчен "Мехуборка" һәм "Фомина" командалары ярышты. - Футбол белән кечкенәдән шөгыльләнәм, - дип бүлеште "Фомина" уенчысы Рамил Шәфыйков. - Матч киеренке, көндәшләр көчле. Артур Вәлиев "Мехуборка" командасы составында күптән түгел. Егет 3...
17 гыйнварда производство һәм студентлар коллективларының, балалар спорт мәктәпләренең ирләр командалары арасында мини-футболның финал уены булды.
Беренчелек пальмасы өчен "Мехуборка" һәм "Фомина" командалары ярышты.
- Футбол белән кечкенәдән шөгыльләнәм, - дип бүлеште "Фомина" уенчысы Рамил Шәфыйков. - Матч киеренке, көндәшләр көчле.
Артур Вәлиев "Мехуборка" командасы составында күптән түгел. Егет 3 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укый, инглиз һәм немец телләрен тирәнтен өйрәнә, тәрҗемәче булырга тели.
- Ләкин спортны ташламаячакмын, - ди ул.
"Химик" ССК залында чын спорт көрәше җәелдерелә: тупны манёврлы тапшырулар, төгәл сугулар, пас һәм аутлар, көндәшләр капкасына гол, җанатарларның көчле хуплаулары.
Менә туп "Фомина" капкачысы Илнур Хафизовның күкрәгенә эләгә һәм бәрелү көче аны аягыннан ега. Команда шунда ук җыела, капкачыга алмаш кирәк кебек. Ләкин Илнур, авыртуын җиңеп, аягына баса һәм уенны дәвам итә. Зал аны көчле алкышлар белән хуплый.
- Мин аның өчен бик курыктым, - ди җанатар Елена Сыч. - Бүген командаларга көч бирергә генә килдем, үзем футболга битараф түгел, мәктәптә хатын-кызлар командасы составында уйнаган идем.
Матч тәмам, командалар тезелүгә әзерләнгәндә, без уеннарның баш судьясы Михаил Леонтьев белән әңгәмә корабыз. Ул профессиональ спортта 50 ел, Алабугада яши.
- Сезнең шәһәрдә футболга зур игътибар бирелүе куандыра, - ди ул, - ярышларда 11 команда катнашты. Безнең бурыч - спортның бу төрен алга таба да үстерү һәм республика дәрәҗәсенә чыгару.
Бүләкләүләр церемониясен район җитәкчесе Валерий Чершинцев ачты.
- Мин командаларның уйнавын зур канәгатьлек белән карадым. Киләсе ярышлар спорткомплексның ремонтланган залында узар дип уйлыйм.
Шәһәр кубогын "Мехуборка" командасы отты. Икенче урында - "Фомина", "Виктория", "Фомина-2" өченче урыннарны бүлеште. Вадим Тунгусков иң яхшы һөҗүмче дип танылды, Артур Вәлиев - бомбардир, Сергей Балаев - капкачы, Константин Тихонов - сакчы. Ислам Вәлиев иң яхшы яшь уенчы буларак бүләкләнде, Владимир Горюнов тамашачы симпатиясе призын алды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 апрель 2021 - 15:41Шумный күперендә боз вату эшләре алып барыла Район территориясендә язгы ташуга әзерлек турында ТР МЧС район бүлеге начальнигы Айдар Әхмәдуллин муниципалитетта узган эшлекле киңәшмәдә сөйләде.8200
-
8 апрель 2021 - 15:39Мини-футбол буенча Беренчелек узды 5-7 апрель көннәрендә «Батыр» спорт мәктәбендә гомумбелем мәктәпләре укучылары-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Беренчелек узды.9000
-
8 апрель 2021 - 13:05Авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә әзерме? Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек торышын тикшерде.10500
-
8 апрель 2021 - 13:04«АЙДАвМЕДИА» журналистлык һәм блогерлык мәктәбенең 11 чыгарылышы уку курсларын тәмамлау турында сертификат алды Балалар 2020 елның декабреннән быелның мартына кадәр журналистлыкка һәм блогерлыкка укыдылар, грамоталы сөйләшергә һәм газета өчен текстлар язарга, социаль челтәрләрдә эшләргә, кадрда үзеңне ничек тотарга һәм әңгәмә алып барырга өйрәнделәр.10000
-
8 апрель 2021 - 13:02Безнең байлык – халыклар дуслыгы Районда эш визиты белән Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев булды.9800
-
8 апрель 2021 - 11:3513 апрельдә Рамазан ае башлана Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов быел Рамазан аенда тәравих намазының санитар-эпидемиологик вазгыятьне күз уңында тотып укылачагын әйтте.9100
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12400
-
7 апрель 2021 - 13:50Үзәк район хастаханәсе һәм «Шифалы су-Ижминводы» санаторие хезмәткәрләре халык иҗаты фестивалендә катнаштылар Концерт санаторийда узды һәм медицина хезмәткәрләре арасында талантларның күп булуын ачыклады.8200
-
8 апрель 2021 - 11:37Менделеевлылар актив рәвештә коронавирустан прививка ясаталарМассакүләм вакцинациягә башкарма комитетның Үзәкләштерелгән бухгалтерия баш хисапчысы Луиза Горячева кушылды.9300
-
5 апрель 2021 - 15:45«Шаян»ның юбилеена илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар килдеРайонда эш визиты белән Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев булды.9000
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12400
-
5 апрель 2021 - 15:47Илнәттә хезмәт ветераны Ирина Абрамова 90 яшен билгеләде Ирина Егоровна гомере буена колхозда сыер савучы булып эшләгән. Лаеклы хезмәте өчен ул Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән.12100
-
8 апрель 2021 - 13:05Авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә әзерме? Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек торышын тикшерде.10500
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84