Ишегалды мәйданчыгына икенче тормыш
Чираттагы универсаль спорт мәйданчыгын ачу мәдәни-спорт атнасының йомгаклау аккорды булды. Бурмистров урамының 4 һәм 6 нчы йортларындагы яшь яшәүчеләр бу вакыйганы яздан бирле көттеләр. Ә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе эгидасында махсус япмалы волейбол-баскетбол кырын төзү һәм мәйданчыкны яңарту башлангач, балалар һәм зурларның шатлыгының иге-чиге булмады. Тантананы ачып, алып баручы...
Чираттагы универсаль спорт мәйданчыгын ачу мәдәни-спорт атнасының йомгаклау аккорды булды.
Бурмистров урамының 4 һәм 6 нчы йортларындагы яшь яшәүчеләр бу вакыйганы яздан бирле көттеләр. Ә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе эгидасында махсус япмалы волейбол-баскетбол кырын төзү һәм мәйданчыкны яңарту башлангач, балалар һәм зурларның шатлыгының иге-чиге булмады.
Тантананы ачып, алып баручы Елена Чеботарёва сүзне кунакларга бирде.
Җыелганнарны күңелле вакыйга белән котлап, район башлыгы Игорь Привалов болай диде:
- Быел без мондый өченче мәйданчыкны куллануга тапшырабыз. Балалар белән эшләүнең мөһим юнәлеше булып аларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, спорт уеннарын үстерү тора. Хәзер әлеге ишегалдында моның өчен барлык шартлар да тудырылган.
Подряд оешмасы - "Созидание" ҖЧҖ директоры Рамил Җиһаншинга Рәхмәт хаты тапшырып, Игорь Анатольевич сыйфатлы эш һәм объектны вакытында тапшырулары өчен рәхмәт белдерде.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев балаларга спорт уңышлары һәм яңа җиңүләр теләде. Рамил Җиһаншин яшь менделеевлыларга туплар бүләк итте. "Батыр" спорт мәктәбе шәкертләре исеменнән Ләйлә Матвеева балалар хыялын чынга ашыручыларга рәхмәт белдерде.
Бурмистров урамының 6 нчы йортында яшәүче Л.Карпов ис. химзавод ветераны Ольга Леонова болай диде:
- Балаларга йөгерер, шөгыльләнер урын бар. Атынгычлар, швед стенасы, турник белән яшел зона сакланды. Өлкәннәр өчен эскәмияләр дә куйсалар, яхшы булыр иде. Моны элеккеге бала тудыру йорты бинасында ял зонасында эшләргә була. Ире Ринат белән йорт комитеты рәисе Светлана Сираева да зур өлеш кертте, аларга рәхмәт.
Дамир Гомәров һәм Ильмир Муллаәхмәтов ишегалдындагы үзгәрешләргә бик шат һәм волейбол-баскетбол мәйданчыгында уйнап карауны түземсезләнеп көтәләр. Ишегалды командасы уенчыларының - спортны яратучы Денис Бакакин, Валентин Досманов һәм капитан Сөнгат Тәхаветдиновның (рәсемдә) да теләкләре шул ук.
Роза Шәрәфиева
Рәхилә Мирзаянова фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли4700
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.6900
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.7800
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш9600
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте11800
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август12900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте14000
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.4600
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнәМасштаблы тантаналар 27 майда узачак.6000
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.21500
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.18700
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак18100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика