Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • “Кама таңнары”нда күңелле яллар

    Приют педагоглары монда тәрбияләнүче балаларның җәйге ялларын файдалы да, күңелле дә оештыралар. Спортны үз итүчеләр "Күңелле стартлар", "Көчлеләр, кыюлар, җитезләр", "Сабантуй", "Шаян футбол", спорт эстафеталарында теләп катнашалар. "Иң зирәк", "Нәрсә? Кайда? Кайчан?", "Уйлап тап" һ.б. интеллектуаль уеннар балаларның логик уйлый белүләрен, белем дәрәҗәләрен ача. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән чаралар да...

    Приют педагоглары монда тәрбияләнүче балаларның җәйге ялларын файдалы да, күңелле дә оештыралар.
    Спортны үз итүчеләр "Күңелле стартлар", "Көчлеләр, кыюлар, җитезләр", "Сабантуй", "Шаян футбол", спорт эстафеталарында теләп катнашалар.
    "Иң зирәк", "Нәрсә? Кайда? Кайчан?", "Уйлап тап" һ.б. интеллектуаль уеннар балаларның логик уйлый белүләрен, белем дәрәҗәләрен ача. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән чаралар да һәркемне иҗат итәргә, фантазия җәелдерергә этәрә.
    Яр Чаллыда дельфинарийда, Җиңү Паркында булу, карусельләрдә күңел ачу онытылмас мизгелләр бүләк итте. Яллар дәвам итә, балаларны тагын да күңелле чаралар көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: