Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Кама ярдәм сораса

    "SOS! Кама ярдәм сорый" һәм "Җиргә сәламәтлек бүләк ит!" РИТЭК проектларын гамәлгә ашыру кысаларында балалар китапханәсендә "Кама - минем бишегем" экологик форумы узды. Форумны оештыручы Люция Смирнова кунакларны тәкъдим итте, алар арасында "Түбән Кама" милли паркының фәнни хезмәткәре Дмитрий Жуков та бар. Балалар аның җирле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында...

    "SOS! Кама ярдәм сорый" һәм "Җиргә сәламәтлек бүләк ит!" РИТЭК проектларын гамәлгә ашыру кысаларында балалар китапханәсендә "Кама - минем бишегем" экологик форумы узды.
    Форумны оештыручы Люция Смирнова кунакларны тәкъдим итте, алар арасында "Түбән Кама" милли паркының фәнни хезмәткәре Дмитрий Жуков та бар. Балалар аның җирле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләгәнен кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр.
    Китапханә хезмәткәрләре Галина Тябина һәм Альбина Попова "Кошларны туендырыгыз!", "Урман көне" кебек экологик акцияләр турында хәбәр һәм презентацияләр тәкъдим иттеләр. Шәһәр мәктәпләре укучылары фәнни-тикшеренү эшләре һәм проектлар әзерләделәр.
    Балалар укытучылар белән берлектә үткәрелгән "Ой, Кама-Камакай" социаль рекламасы, Кама елгасының ихтиофаунасы, шәһәрнең яшеллекләре һәм башка тикшеренүләр турында мәгълүмат бирделәр. Чыгышлар презентация белән үрелеп барды. Тамашачыга Менделеевскиның истәлекле урыннары буйлап виртуаль экскурсиядә булу, "Мин Камада яшим" темасына иң яхшы инша тыңлау мөмкинлеге бирелде. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм резолюция кабул итү белән форум тәмамланды.
    Шимбә көнне "SOS! Кама ярдәм сорый" проектын оештыручылар Кама буен чүптән чистартырга килделәр.
    - Камада һәрвакыттагыча халык күп, әмма без аның турында кайгыртучанлык күрсәтмибез, файдалана гына беләбез, гәрчә ул да бит зур, тере организм икәнлеге турында онытып җибәрәбез. Кама елгасының торышы буенча безнең җәмгыятебез турында фикер йөртергә мөмкин, - дип саный проект инициаторларының берсе, 1 нче мәктәпнең 8В сыйныф укучысы Алсинә Шахвердян.

    Вәсилә Мортазина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: