Көчле рухлылар спартакиадасы
742
0
0
Шимбә көнне "Химик" спорт комплексында Инвалидлар ункөнлегенә багышланган физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спартакиада булды. Катнашучылар парадын район җитәкчесе Валерий Чершинцев исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров сәламләде. - Бүген спорт залында көн саен кыенлыклар белән очрашучы кешеләр җыелды. Ләкин сез тырышып һәм үҗәтләнеп аларны җиңәсез....
Шимбә көнне "Химик" спорт комплексында Инвалидлар ункөнлегенә багышланган физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спартакиада булды.
Катнашучылар парадын район җитәкчесе Валерий Чершинцев исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров сәламләде.
- Бүген спорт залында көн саен кыенлыклар белән очрашучы кешеләр җыелды. Ләкин сез тырышып һәм үҗәтләнеп аларны җиңәсез. Сочидагы кышкы Паралимпия уеннарында спортчылар батырлыкның һәм ныклыкның ачык үрнәген күрсәттеләр. Чемпионнар булып тумыйлар, алар шөгыльләрдә, район һәм республика ярышларында катнашып үсәләр. Районда "Кулай мохит" программасы уңышлы тормышка ашырыла. Һәм бүген катнашучыларга рух көрлеге һәм җиңел булмаган спорт биеклекләрен яулауларын телим. Көчлеләр җиңүгә ирешсен, - диде ул.
Спартакиадага тулы составта диярлек коррекция мәктәбе укучылары килгән.
- Безнең балалар физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә яраталар. Шушы көннәрдә алар өстәл теннисы буенча зона ярышларында актив катнаштылар, - дип бүлеште директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Архипова.
Ярышучыларның күпчелеге стенадагы мишень янына тезелде. Жирәбә буенча, дротикларны беренче булып 6 нчы сыйныф укучысы Аделина Стрелкова ата башлады.
- Мин 64 балл җыйдым. Әлегә җиңүчеләр исемлегенә эләгәчәгемне белмим, ләкин бу минем өчен мөһим түгел. Ярышларның бу төре ошый, һәм аларда рәхәтләнеп катнашам, - ди Аделина.
Нәтиҗәдә төгәл атучы дип Стас Чебаков танылды.
Ангелина Младенцева бер генә чараны да калдырырга тырышмый.
- Кызым өч яшеннән шөгыльләргә йөри, өстәл теннисын ярата. Элек Юбилейная урамының 9 нчы йорты подвалында урнашкан БИҮ каршындагы спорт залында шөгыльләнә идек, хәзер - 4 нче мәктәптәге "Патриот" үзәгендә, - ди әнисе Нина Ивановна.
Тырышып гер күтәргән Андрей Мардашовны күзәтәбез. Көчләрен күрсәтергә теләүчеләр күп.
- Афәрин, әйдә тагын бер тапкыр! - дип кабатлый хуплау төркеме.
Спортның әлеге төре буенча Рөстәм Миңнегәрәев лидер булды.
Армрестлинг иң күп җанатарларны җыйды. Ирләр һәм үсмерләр арасында Николай Прохоровка һәм Сергей Мардашовка җиңү җиңел бирелде. Хатын-кызлар арасында янәдән Мария Урсеговага тиңнәр булмады.
Теннис өстәле янында да җанлылык. Беренчелек пальмасы өчен көрәшкә ветераннар керешә.
- Спартакиаданы оештыручыларга рәхмәт. Безнең өчен хәрәкәт - ул тормыш, - дип бүлеште беренче урынны алган Нина Романова.
Җанатарлар шахматчыларның азартлы уеннарын кызыксынып күзәттеләр. Николай Прохоров яхшы уен техникасы күрсәтте.
Бу көнне чараны оештыручылар - Социаль яклау идарәсе (Әлфия Салаватуллина) һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (Александр Макаров) спорт комплексы фойесында чәй өстәлләре әзерләделәр. "Патриот" һәм "Форпост" тренерлары һәм укытучылары Андрей Шарашкин, Рөстәм Миңнегәрәев, Эдуард Суфиев һәм Юрий Дюжакин составындагы судьялар коллегиясе турнирда катнашучылар тарафыннан дәгъваларсыз эшләде.
Җиңүчеләргә грамоталар, дипломнар, район җитәкчесеннән премия тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!5000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7300
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.11900
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13600
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11800
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13400
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.10900
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10000
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10400
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12000
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13600
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.11900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7300
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84