Халык сәламәтлеге сагында
«Кама таңнары» приютында Иҗтимагый совет әгъзалары район җитәкчелеге белән берлектә халыкны диспансерлаштыру һәм вакцинацияләү мәсьәләләрен хәл иттеләр.
Прививка кампаниясе дәвам итә. Хәзерге вакытта төп бурыч – авылларда мобиль төркемнәрнең эшен активлаштыру. Җыелганнар әлеге мәсьәләне җирлекләр башлыклары белән атна саен узучы киңәшмәдә тикшерү тәкъдимен керттеләр. Социаль яклау бүлеге начальнигы Фаина Козырева «Демография» милли проекты турында сөйләде, ул район халкына социаль ярдәм үзәгендә сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге бирә. Совет әгъзалары үзәкнең эшен массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту тәкъдимен керттеләр. Очрашуда мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләренең эш сыйфатына бәйсез бәя бирү мәсьәләсе дә каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев