Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Хатын-кыз консультациясенең яңа төсе

Шәһәрдә яңартылган хатын-кызлар консультациясе бинасы ачылды.

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, район үзәк хастаханәсенең баш врачы Оксана Бахматова, Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов менделеевлыларны әлеге вакыйга белән котладылар.

– Элек хатын-кызлар консультациясе шифаханәдә урнашкан иде, хәзер аның үз төсе барлыкка килде. Биредә якты, уңайлы, – дип фикерләре белән уртаклаша табиб – акушер гинеколог Оксана Муратова һәм югары категорияле акушер Зилә Сәгыйрова. – Без гүзәл зат вәкилләренә хезмәт күрсәтәбез, бирегә көненә уртача 35 – 40 кеше килә.

Шартлар һәм җиһазлар врачларга иртә йөклелек вакытындагы яралгының патологиясен ачыкларга ярдәм итә, хатын-кызларның сәламәтлек торышын күзәтү мөмкинлеген бирә.

Учреждениедә процедура һәм манипуляция, функциональ диагностика, врач – акушера-гинеколог кабинетлары бар. Йөкле менделеевлылар сүзләренчә, учреждениегә аерым керү һәм аларның авырулардан читтә булулары аеруча мөһим, чөнки уңай шартлар авыруларны булдырмауга ярдәм итә.
Кабинетлар стандартларга яраклаштырып комплектланган. Анда кирәкле бар нәрсә дә бар. Баш табиб сүзләренчә, уңай шартлар белгечләргә үз эшләрен сыйфатлы башкарырга мөмкинлек бирә.



Ремонт "Сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау" Республика программасы нигезендә гамәлгә ашырылды.Төзүчеләрнең бурычы аны сыйфатлы һәм матур итеп башкару булды. Барысы да ТР сәламәтлек саклау министрлыгында каралган бердәм стильдә башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев